Бүген юлларны җыештыруга 590 эшче һәм 373 махсус техника берәмлеге чыккан.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче декабрь). Узган төндә Казан урамнарыннан 13,1 мең тонна кар чыгарылган. Бозга каршы эшкәртү өчен 124,6 тонна реагент һәм 499 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган. Җыештыруга 79 юл эшчесе һәм 462 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Бүген көндез урамнарны кардан 590 юл эшчесе һәм 373 берәмлек махсус техника, шул исәптән 60 катнаш юл машинасы, 59 трактор щеткасы, 105 үзбушаткыч, 89 фронталь төягеч һәм башка техника чистарта.
Көн дәвамында кар Арсланов, Бассейн, Бондаренко, Гәрәев, Калинин, Карбышев, Липатов, Серов, Себер тракты, Бакый Урманче, Челюскин, Ямашев проспекты һәм башка урамнардан чыгарылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр халкы юлларны җыештыру буенча мөрәҗәгатьләрне «Ачык Казан» системасында, 063 телефоны буенча, шулай ук Башкарма комитетның Telegramдагы «Минем Казан» чат-боты ярдәмендә калдыра ала.