В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу «СоТворение» халыкара музыка фестивален үткәрү белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
Чара тәмамланган вакыттарак, 21:00 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр, линиядә электр поездларының максималь саны 10 состав йөриячәк. Бу көнне метрополитен гадәти эш графигы буенча эшләячәк – 6:00 дән 24:00 гә кадәр.
Исегезгә төшерәбез, 1 нче сентябрьдән пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатыннан Казан метрополитенында поездлар хәрәкәте интервалы кимеде. Иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә линиядә 5 минут 33 секунд аралыгында 10 электропоезд йөри.
«СоТворение» фестивале 8 нче һәм 9 нчы сентябрьдә «Казан» гаилә үзәге каршында узачак, керү ирекле. Сәхнәдә сигез илдән артистлар чыгыш ясаячак, хедлайнерлар арасында «Кино» төркеме, The Hatters, Антоха МС, Малидан музыкант Vieux Farka Tour, Бразилия джаз-фанк музыканты João Selva, Һиндстаннан фольклор коллективы Rehmat-e-Nusrat бар.
Күптән түгел KZN.RU порталы фестиваль өчен 90,5 тонна авырлыктагы 8 мең элементтан торган сәхнә монтажлыйлар дип хәбәр итте. Шулай ук уникаль яктылык һәм тавыш җиһазлары урнаштырылачак – ул бәйрәм атмосферасын тулысынча тоярга мөмкинлек бирәчәк. Фестивальдә барлыгы 100 кеше катнаша, алар сәхнә, яктылык, тавыш һәм сак өчен җавап бирәчәк. Шулай ук 1 МВт энергиягә генераторлар каралган.