В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Рихард Зорге урамыннан Кол Гали урамына кадәрге участокта юл эшләре алып барылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы май). Казанда, юл эшләре башкарылуга бәйле, Рихард Зорге урамыннан Кол Гали урамы юнәлешендә Габишев урамы хәрәкәте өлешчә ябыла.
Ябылу 6 һәм 7-нче майда 20.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.