В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәрәкәтне икенче көнне торгызырга планлаштыралар.
Фото: Автор фотографии
Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июль). 27-нче июльдә Казанда 5 нче һәм 5а номерлы трамвайлар вакытлыча кыскартылган маршрут – «Глазунов – Халитов ур.» буенча йөриячәк. Бу Минск урамындагы трамвай юлларын реконструкцияләү белән бәйле.
Кыскартылган маршрут 27-нче июль 22:00 сәгатьтән 28 июль 5:30 сәгатькә кадәр кертелә.
Элегрәк 22-нче июльдән 23-нче июльгә каршы төндә Минск һәм Зәкиев урамнары арасында яңа трамвай юллары участогы тоташтырылды һәм тест режимында вагон җибәрелде, дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесендә. Участокта реконструкция дәвам итә.