Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.04.2023, 12:10

«Төнге велофест» һәм «Тәмле Казан» гастрофестивале Универсиаданың 10 еллыгына багышланачак

Җәйге туристлык сезоны алдыннан ТР башкаласында җәяүлеләр маршрутларын урап уздылар, буклетларны, юл күрсәткечләрен һәм шәһәр картасын яңарттылар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче апрель, Диана Жиленкова). ТР башкаласы җәйге туристлык сезонына әзерләнә: ел саен җәяүлеләр маршрутларын планлы урап узу тәмамланган, буклетлар, гастрономия һәм балалар юл күрсәткечләре, шәһәр картасы яңартылган. Планлаштырылган чараларның күбесе Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың 10 еллыгына багышлана, дип хәбәр итте Башкарма комитеттагы эшлекле дүшәмбедә Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова.

«Быел Мэр Илсур Метшин тәкъдиме буенча күп кенә җәйге чаралар Универсиада уздыруның 10 еллыгына багышланды, казанлылар да, кунаклар да ул вакытта шәһәрдә хөкем сөргән искиткеч атмосфераны искә төшереп, аңа кушылырга тиеш», - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Аның сүзләренчә, бүген Казанның туристлык потенциалы тулысынча ачылмаган әле. «Әлеге мәсьәләне хәл итүгә алдагы биш елга туризмны үстерү программасы юнәлдерелгән. Туризм буенча дәүләт комитеты белән бергә әлеге юнәлешне үстерәчәкбез һәм компетенцияләрне арттырачакбыз», – диде Башкарма комитет җитәкчесе.

Универсиаданың 10 еллыгын «Төнге велофест»та һәм «Тәмле Казан» гастрофестивалендә билгеләп үтәчәкләр

Дарья Санникова сөйләвенчә, планлаштырылган вакыйгалар арасында традицион «Төнге велофест» һәм «Тәмле Казан» гастрономия фестивале бар, алар июнь һәм июль айларында узачак.

16 км озынлыктагы «Төнге велофест» маршруты Универсиада объектларын үз эченә ала. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген һәм уңайлылыгын тәэмин итү өчен юл Казанның ЮХИДИ һәм Эчке эшләр идарәсе белән берлектә эшләнә. Узган ел әлеге вакыйга илнең төрле шәһәрләреннән 3 меңнән артык катнашучыны берләштерде, дип билгеләп үтте спикер.

Универсиаданың 10 еллыгын бәйрәм итүгә «Тәмле Казан» гастрономия фестивале дә туры килә, ул быел «Ак Барс Арена» стадионы территориясендә ачылачак. 2022 елда чарада 42 мең кеше катнашты.

Ел башыннан Казан һәм ТР экскурсоводлары һәм туроператорлары өчен 20 гә якын мәгълүмати тур үткәрелде

Быел конкурс проектлары үсеше дәвам итәчәк. Алар арасында - «Идел буе кунакчыллыгы йолдызлары-2023» төбәкара һөнәри осталык фестивале, «Казанга гашыйк бул» иҗади проектлар конкурсы һәм «Яңа ел Казаны» Яңа ел бизәлеше конкурсы, дип уртаклашты Туризмны үстерү комитеты директоры.

«Кызыклы, кирәкле экскурсия продуктын үстерүнең мөһим аспекты – туризм тармагы белгечләре өчен мәгълүмати турлар оештыру, дип билгеләп үтте ул. – Ел башыннан комитет Казан һәм Татарстан Республикасы экскурсоводлары һәм туроператорлары өчен 20 ләп мәгълүмати тур оештырды».

Дарья Санникова сүзләренчә, пресс-турлар да алга китешкә ярдәм итә. Мәсәлән, 4 нче апрельдән 7 нче апрельгә кадәр Татарстанда «VK Места» проекты командасы булды, аны VK компаниясе Россия халкы арасында туризмны популярлаштыру өчен башлап җибәрде.

Бакуда AITF 2023 халыкара күргәзмәсендә ТР башкаласының туристлык потенциалын Азәрбайҗанның әйдәп баручы туроператорлары өчен дә тәкъдим иттеләр. «Катнашучыларның фикере буенча, Казан Азәрбайҗан туристларына бик кызыклы, ә ачык туры рейслар безнең республика белән Азәрбайҗан арасында туристлар агымын арттырырга ярдәм итә», – дип ассызыклады спикер.

Грант программалары турында сөйләгәндә, ул хәзер туризмны үстерүдә кызыксынучы эшмәкәрләргә ярдәм итү һәм мәгълүмат бирү буенча эш алып барылуын өстәде. Пляжларда, елга, күл ярларында, сусаклагычларда һәм башка су объектларында туристлык инфраструктурасын үстерү өчен субсидияләр буенча конкурска якынча 8 гариза җыелган инде. «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында ТР Туризм буенча дәүләт комитеты оештыручы булып тора.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 24.04.2023
Видеорепортаж
24.04.2023 10:41
ТР башкаласында югары туристлык сезоны башлана
Барлык яңалыклар