В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чаралар Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен үтәп уздырыла.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче ноябрь). Казан «Сәнгать төне» бөтенроссия акциясенә кушыла. Экскурсияләр, театральләштерелгән тамашалар, концертлар, мастер-класслар һәм башка чаралар 3-нче һәм 4-нче ноябрьдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында, ТР Милли музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Е.А.Боратынский музеенда узачак.
Чараларда киеренке санитар-эпидемиологик хәл уңаеннан битлек режимын һәм социаль дистанцияне үтәү мәҗбүри. Оештыручылар язылырга яки билетларны алдан сатып алырга киңәш итә, чөнки урыннар саны чикләнгән, һәм моны онлайн эшләргә кирәк.
Е.А.Боратынский музеенда «Сәнгать төне» шәһәрнең башка учреждениеләренә караганда бер көнгә иртәрәк – 3-нче ноябрь көнне башланачак. 18:00 сәгатьтә Алексей Гомазковның шигъри театры «Откашляйся! Сам король будет говорить с тобой!» дигән өлкәннәр һәм балалар өчен әдәби-музыкаль тамаша белән чыгыш ясаячак, ул Евгений Шварцның тууына 125 ел тулуга әзерләнгән. Анда Татарстанның атказанган артисткасы Юлия Җиһаншина (вокал) һәм Максим Мулин (фортепиано) катнашачак.
Аннары ТР халык артисты Ольга Вайсбеккер (балалайка) һәм ТР халык артисты Маргарита Коварская (фортепиано) концерты булачак, анда илебез һәм чит ил, классик һәм эстрада музыкасы яңгыраячак.
Акция «Еще не раз вы вспомните меня» программасы белән тәмамланачак, ул Николай Гумилевның тууына 135 ел һәм һәлак булуына 100 ел тулуга багышланган, дип хәбәр ителә музей сайтында.
«Казан Кремле» музейларында акция 4-нче ноябрьдә «Сәнгать берләштерә» девизы астында узачак. Программа 18:30 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр исәпләнгән.
«Эрмитаж-Казан» үзәгендә килүчеләрне «Бәхет эзләгәндә» театральләштерелгән программасы һәм уен юлкүрсәткече көтә. Татарстанның Табигый тарих музеенда тулы караңгыда «Сумеречная экскурсия», шулай ук трафарет матбугаты техникасында сувенирлар булдыру буенча иҗади шөгыль узачак.
Каллиграфик композицияләрдә кулланыла торган хатның төрле стильләре турында килүчеләр Ислам мәдәнияте музеенда «Традиция белән диалогта» күргәзмәсендә беләчәк. Казанлылар крепостной диварлар, хәрби юллар буенча йөреп, борынгы атмосфераны Кремль манаралары һәм стеналары буйлап «Ныгытма сагында» экскурсиясендә тоя алачак.
«Манеж» күргәзмә залында ком анимациясе буенча мастер-класс, Максим Васильевтан куратор экскурсиясе һәм ишарәләр телендә экскурсия узачак. Квестлар һәм башка чаралар Пушечный двор музее, Благовещенский соборы тарихы музее һәм Татар халкы һәм ТР дәүләтчелеге тарихы музеенда узачак.
Музейларда программа белән беррәттән килүчеләрне «Казан Кремле» музейларының социаль челтәрләрендә викториналар көтә. Чараларның тулы программасы белән музей-тыюлык сайтында танышырга мөмкин.
Шулай ук «Сәнгать төне» ТР Милли музеенда узачак, чаралар 12:00 сәгатьтә башлана. «Тарихның тере тавышлары» театральләштерелгән экскурсиясендә килүчеләрне Ханбикә Сөембикә, Екатерина II һәм узган чорның башка геройлары каршы алачак. Ул безнең төбәкнең музей мәдәнияте нигезләренә һәм тарихи мирасына багышланган.
Музейда импровизация музыкасын яратучыларны концерт көтә – Казан музыкантлары джаз классикасы һәм татар композиторларының джаз эшкәртүендәге көйләрен башкарачак.
Матурлыкны үз куллары белән булдырырга теләүчеләр өчен – корамалы тегү, агачка рәсемнәр төшерү буенча мастер-класслар узачак, тиредән беләзек һәм татар бизәнү әйберләре ясау.
Моннан тыш, музейда «ОПять» квест-уены узачак. Анда катнашучылар антик музалар белән очрашачак. Тулырак афишаны биредә табарга була.
ТР сынлы сәнгать музеенда төрле программа әзерләнгән. Чаралар комплексның барлык мәйданчыкларында да узачак: заманча сәнгать галереясендә, «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә – әмма төп мәйданчык төп бина булачак (Карл Маркс урамы, 64). Акция 12:00 сәгатьтә башлана.
Башта казанлылар Р.Р.Садыйковның реставрация остаханәсендә һәм рус сәнгате буенча экскурсиядә була алачак. Аннары балаларны социаль челтәрләрдә учреждение битендә узачак онлайн-квестка, ә өлкәннәрне – Э.Ю.Новикованың «Сынлы сәнгатьтә хатын-кызлар образлары» экскурсиясенә чакыралар.
Музейда шулай ук Яр Чаллы органчысы Илсөяр Сөләйманованың чыгышы, «Казан триосы» коллективының классик музыкасы концерты, ул Моцарт һәм Бетховен әсәрләренең ак камин залында башкарачак, тарихчы Анастасия Михайлованың винтаж бизәлеше турында лекция һәм Celli armonici ансамбле чыгышы булачак.
«Сәнгать төне» акциясе программасы Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заман сәнгате галереясе сайтында һәм социаль челтәрләрдәге биттә бастырылган.