В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Килүчеләр өчен лекцияләр, шигъри кичә һәм квиз-викторина әзерләгәннәр.
Фото: Денис Гордийко
13:30 дан 14:30 га кадәр һәм 16:00 дән 17:00 гә кадәр «КОТомизация вещей» мастер-классында кунаклар шопперларга Бегемот мәчесен төшерәчәкләр.
14:00 дән 15:00 гә кадәр «Александр Родченко. Still Art Foundation коллекциясеннән» күргәзмәсе кысаларында сәнгать белгече Динә Әхмәтова «Мастер һәм Маргарита казанча» дигән лекция укыячак.
15:00 дән 16:30 га кадәр кино белгече Әдилә Хәйбуллина хоррор геройлары турында сөйләячәк.
16:00 дән 17:00 гә кадәр һәм 17:00 дән 18:00 гә кадәр таролог Даша Егорова Таро карталары тарихы турында сөйләячәк (катнашу өчен алдан язылырга кирәк).
16:00 дән 17:00 гә кадәр «Александр Родченко. Still Art Foundation коллекциясеннән» күргәзмәсендә «Рифма» (ачык микрофон) шигъри кичәсе узачак.
16:30 дан 18:00 гә кадәр «Мастер и Маргарита» язмышы һәм табышмаклары» лекциясе белән филология фәннәре кандидаты Жанна Коновалова чыгыш ясаячак.
Кунаклар өчен 18:10 сәгатьтә «Мастер и Маргарита» квиз-викторинасын оештыралар (катнашу өчен алдан язылырга кирәк).
19:00 сәгатьтә музыкаль-бию кичәсендә Юрий Щербаков җитәкчелегендәге «Фантазия» хатын-кызлар камера джаз оркестры чыгыш ясаячак.
Төп программадан тыш, кунаклар өчен фотозона, мастер-класслар һәм тематик квизлар әзерләнгән. Шулай ук мәйданда костюмлы персонажлар булачак.
Керү билетлар буенча башкарыла. Кайбер чараларга яшь буенча чикләүләр бар, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте.