Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.03.2024, 11:59

Татарстанның коммерциягә нигезләнмәгән оешмалары сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен профильле сменалар үткәрү конкурсында катнаша ала

Гаризалар 1 нче апрельгә кадәр кабул ителә

Фото: Марат Мөгыйнов

Татарстанның коммерциягә нигезләнмәгән оешмалары сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен профильле сменалар үткәрү конкурсында катнаша ала. Гаризалар кабул итү 1 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Профильле сменалар проектлары сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларның сәламәт яшьтәшләре белән социаль интеграциясен, шулай ук аларга ата-аналарсыз (законлы вәкилләрсез) һәм туганнарсыз өйдән тыш тәҗрибә бирүне күз алдында тотып эшләнергә тиеш.

Шул ук вакытта 7-18 яшьлек балалар яңа кешеләр белән аралашу тәҗрибәсе алырга һәм көндәлек тормышта үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен ныгытырга тиеш. Профильле сменада балаларның шәхси, иҗади, рухи-әхлакый үсеше, шулай ук потенциаль мөмкинлекләрен һәм яшерен ресурсларын ачу өчен шартлар тудыру зарур.

«Программаларны сайлап алганда аларның кадрлар белән һәм матди-техник яктан тәэмин ителешенә, авторлык алымнарына, яшьләр арасында актуальлегенә, социаль нәтиҗәлелегенә һәм Татарстанда яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренә туры килә торган эчтәлеге булуга зур игътибар биреләчәк», – дип хәбәр итте ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Мостафина.

Проектларны яклаганнан соң, коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар аларны гамәлгә ашыру өчен ярдәм алачак. Конкурска нәтиҗәләр 22 нче апрельдә ясалачак һәм оештыручы сайтында бастырылачак.

Конкурс «Менталь сәламәтлек» республика проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Конкурс турында тулырак мәгълүматны «Лето» республика үзәге сайтында яки +7(843)207-28-72 телефон номеры буенча белергә мөмкин.

Барлык яңалыклар