Узган атнада ТР башкаласында 198 малай һәм 197 кыз туган
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче август). Узган атнада, 14-20 нче августта, Казанда 395 бала туган: 198 малай һәм 197 кыз.
Яңа туган балаларга Лев, Самир, Дамир, Александр, Марк, Малик, Амин һәм Амелия исемнәрен аеруча яратып кушканнар. Ним, Тим, Рамҗес, Дэмиан, Миллиан, Аилина, Һава, Зилия һәм Аглая кебек сирәк исемнәр дә кушылган.
Шулай ук узган атнада ТР башкаласында 371 пар гаиләләрен рәсмиләштергән, дип хәбәр итә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.