В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа экспонат 10 ел элек ачылган «Джинсалар культы» күргәзмәсен тулыландырачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы гыйнвар). Франциянең элеккеге президенты Николя Саркози Казанның социаль-көнкүреш музеена джинса бүләк итте. Яңа экспонат 10 ел элек ачылган «Джинсалар культы» күргәзмәсен тулыландырачак, ул якынча дистә ел элек ачылган иде.
Экспонатны тапшыру бу көннәрдә Мәскәүдә уза торган XI Гайдар форумыннан соң булды. Николя Саркози джинса гына бүләк итеп калмады, автографын да калдырды, дип сөйләде Казанның социаль-көнкүреш музее директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов.
Исегезгә төшерәбез, музей коллекциясендә танылган французлар бүләк иткән экспонатлар – җырчы Патрисия Каас һәм модельер Пьер Карден автографлары төшерелгән джинсалар бар инде.