В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң яшь әти-әниләргә - 19 яшь.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче август). Узган атнада, 22-нче июльдән 28-нче июльгә кадәр, Казан шәһәре Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 439 сабый тууы теркәлгән: 243 малай һәм 196 кыз.
Иң яшь әти-әниләргә - 19 яшь. Иң өлкән әнинең яше – 44, иң өлкән әтинеке - 47.
Әлеге атнаның иң популяр бала исемнәре: Әминә, Артем, Марк, Андрей, Анна, Алмаз, Дарина. Ата-аналар үз сабыйларына кушкан иң сирәк исемнәр: Николь, Дарий, Габриэлла, Агафья, Хәнифә, Афина, Бронислав, Таһир, Рим.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 329 пар үзләренең никахларын теркәде, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.