Россия спортчыларын Кытай һәм Төньяк Корея дуэтлары узып китте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель). Казан спортчысы суга сикерү буенча FINA дөнья сериясенең өченче этабында бронза медальгә ия булды. Никита Шлейхер Юлия Тимошинина белән парлап 10 метрлы каланчадан сикерүдә җиңү яулады.
Россия спортчыларын Кытай һәм Төньяк Корея дуэтлары узып китте, алар беренче һәм икенче урыннарны алды, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте. Ярышлар кичә Канаданың Монреаль шәһәрендә тәмамланды. Дөнья сериясенең киләсе дүртенче этабын 10-12 май көннәрендә Казан кабул итәчәк.