Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Спортчылар 446,34 балл җыйдылар
Никита Шлейхер һәм Евгений Кузнецов БРИКС Уеннарында трамплиннан суга синхрон сикерү ярышларында алтын медаль яуладылар
Казан спортчысы Никита Шлейхер һәм 2012 елгы Олимпиаданың көмеш призеры Евгений Кузнецов БРИКС Уеннарында трамплиннан суга синхрон сикерү буенча чемпионнар булды. Хөкемдарлар сикерүчеләргә 446,34 балл куйдылар.

Казанның физик культура һәм спорт идарәсендә хәбәр итүенчә, тагын бер алтын медальне Никита Шлейхер өч метрлы трамплиннан суга сикерү ярышларында яулады. Алты омтылышта, венесуэль спортчысы Хесус Гонсалесны узып, Казан сикерүчесе 529,80 балл җыйды.

Кичә Никита Шлейхер суга сикерү буенча ярышларның көмеш призеры булды. Алты сикерү суммасында спортчы 518,50 балл җыйды.

2024-06-18T15:50:34+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.