Монреаль татарлары ассоциациясе республиканы туган көне белән үзенчәлекле формада тәбрик итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). 30-нчы августта Ниагара шарлавыгы Татарстан әләме төсләренә буялачак. Шул рәвешле Канадада Монреаль татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Татарстанны туган көне - Республика көне белән котлаячаклар.
Монреаль татар җәмәгатьчелеге төркеме җитәкчесе Марат Сәләхетдинов сөйләвенчә, буяу эффекты махсус яктырту хисабына башкарылачак. Ниагара шарлавыгы төрле бәйрәмнәрдә яктыртыла икән. Мәсәлән, Изге Патрик көнендә ул яшел төс, ә Хәтер көнендә кызыл төс алган.
«Мин Татарстан Республикасын үзенчәлекле формада котларга теләдем һәм Ниагара шарлавыгы администрациясенә Республика көнендә махсус яктырткычны куллануны рөхсәт итүне сорап Монреаль татарлары ассоциациясе исеменнән гариза яздым. Берникадәр вакыттан соң уңай җавап килде», - дип аңлатты М.Сәләхетдинов.
Гадәти булмаган котлауны @montrealtatar инстаграм-берләшмәсендә турыдан-туры трансляция аша күрергә мөмкин булачак. Туры эфир локаль вакыт буенча 22.00 сәгатьтә башланачак һәм 15 минут дәвам итәчәк.