В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Коллективның һәр катнашучысы биш һәм аннан да күбрәк инструментта уйный белә.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август). 31-нче августта Татарстан Республикасы Милли музееның ачык мәйданчыгында гадәти булмаган концерт булачак. Гастроль тура кысаларында Казанда «НеЗаМи» вокаль-инструменталь ансамбле чыгыш ясаячак – ул ноталарны һәм инструментларны күрмичә уйнарга өйрәнгән талантлы егетләр.
Коллективта катнашучылар – яшь сукыр музыкантлар Владимир Ненастин, Диләрә Җәләлиева, Булат Миңнуллин, аларның фамилияләре ансамбль исемендә чагылган. «НеЗаМи» – төбәк һәм бөтенроссия фестивальләре лауреаты, шул исәптән Грушинский (2015 ел). Балалар ике музыкаль альбом яздырдылар һәм чыгардылар.
Коллективта 15-дән артык инструмент бар: фортепиано, гитара, скрипка, бас-гитара, контрабас, блок-флейта, курай, вистлы, гөслә, перкуссион кыңгыраулар, Suzuki чаңнары, зур һәм кечкенә барабаннар, бәрмә установка, кахон, көпчәкле лира, аутохарп һәм башка перкуссия. Һәр катнашучы биш һәм аннан да күбрәк инструментта уйный белә. Ансамбльнең концерт программасы – фонограммалардан һәм компьютер техникасыннан башка сәгать ярым «тере» тавыш.
«НеЗаМи» ның сәнгать җитәкчесе – башкаручы, мультиинструменталист, гитарада уйнау буенча авторлык методикасын уйлап табучы Дмитрий Бикчәнтәев. Концерт барышында Дмитрий Бикчәнтәев коллекциясеннән сирәк музыка уен кораллары интерактив музееның уникаль экспонатлары тәкъдим ителәчәк.
Концерт 18:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.