Бер совет танкының кыска гына вакыт эчендә бер дошман колоннасыннан котыла алуына ышануы да авыр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март, Алинә Бережная). 22 немец танкы, 4 корал һәм 2 бронемашина - алар барысы 32 минут эчендә юкка чыгарылган. Бер совет танкының кыска гына вакыт эчендә бер дошман колоннасыннан котыла алуына ышануы да авыр. Исән калган экипажны бер атна һәлак булган дип санаганнар, тик өч танкист (алар арасында Семен Коновалов булган) алгы сызыкка исән-имин генә әйләнеп кайтмаган, ә немец танкын да узып китә алган. Советлар Союзы Герое Семен Коноваловның 1942 елдагы батырлыгы тарихы - кискен сюжетлы фильм өчен әзер сценарий. Бөек Ватан сугышы герое тормышы турында KZN.RU порталы укучыларына Семен Коноваловның кызы - Ирина Бродская сөйләде.
«Баш мие сөягенә кадәр пөхтә һәм төгәл кеше иде»
«Гаиләдә сугыш турында сүз кузгатылмый иде – әти әлеге теманы үзе күтәрмәде, әни белән мин дә, кызганыч, бик аз кызыксынганбыздыр. Без аның герой булуын белдек, шул җитә кебек иде», - дип искә ала Советлар Союзы Герое кызы Ирина Бродская. Гаиләдә тыныч еллардагы фотографияләр һәм сугыш турында газеталардан өзекләр урнаштырылган альбом сакланган. «Ул баш мие сөягенә кадәр пөхтә һәм төгәл кеше иде. Менә хәзер без сезнең белән тапочкасыз утырабыз, ә аның яныннан берәрсе өйдә яланаяк узсамы?! Иң кызыгы, ул бит үзе авылда туган», - дип сөйли И.Бродская. Коноваловлар төшке ашны төгәл вакытта гына ашыйлар, ә өстәл артына бөтен гаилә белән җыйнаулашып утыралар.
Бакчада да тәртип һәм төгәллек була. Кызы сүзләренә караганда, Семен Коновалов бакчада эшләргә бик яраткан. Түтәлләрне бүлү эшен беркемгә бирмәгән – үзе бау сузып, араларны үлчәп, тигез түтәлләр ясый торган булган. «Түтәлләр казармадагы карават кебек тигез иде. Хәтта шифаханәгә дә май азагына юлламалар ала идек, бакчада эшләп өлгерергә теләде. Әни белән безгә ышанып тапшырмый иде, кыек эшләрбез, ә аннары аңа карарга оят булыр, дип уйлагандыр инде», – дип көлә танкист кызы.
Коноваловлар гаиләсе сугыштан соң яшәгән ике бүлмәле хрущевкада һәрвакыт кунаклар күп була: кухняда Семен Васильевич иптәшләре - Советлар Союзы Герое Анатолий Казаков һәм танк механик шоферы Рөстәм Халитов белән аралаша. Танкист батырлыгы белән мактанырга яратмаган: «Хезмәт бурычын гына үтәдем, минем урында башка солдат булса да, нәкъ шулай эшләр иде», дия торган булган. 9 май алдыннан Коноваловларга мәктәп укучылары һәм студентлар килә торган була: җиңү белән котлыйлар һәм Семен Васильевичтан сугыш турында сөйләвен көтәләр. «Бервакыт әтинең сөйләгәнен тыңлап тордым һәм шул вакытта гына аның нинди бөек батырлык эшләгәнен аңладым», - дип искә ала И.Бродская.
Танкны маскировкалау совет экипажын коткарырга ярдәм иткән
1942 елның 13-нче июлендә лейтенант Семен Коновалов җитәкчелегендәге танк экипажы Ростов өлкәсендә Нижнемитякин хуторы янында төзекләндерүгә баса - «КВ» («КВ» – Бөек Ватан сугышы чорындагы авыр совет танкы - мөх.иск.) ягулык бирү системасы сынган була. Дошман күрмәсен өчен, иңкүлек җирне сайлыйлар. Күп тә үтми горизонтта немец танклары барлыкка килә. Артык уйлап тормастан, Коновалов команда бирә: «Ут!». Снаряд максатка төз эләгә – дошман танкы тар-мар ителә, көндәшләр җавап итеп ут ача алмый - совет танкының маскировкасы бик уңышлы була. Унынчы машина тар-мар ителгәч, немецлар көрәш кырыннан китә.
Семен Коновалов дошманның болай гына бирелмәвен һәм, һичшиксез, яңа көчләр туплап кайтачагын аңлый. Шулай була да. Экипаж соңгы көченә кадәр, 22 немец танкын, 4 корал һәм 2 бронемашинаны юк итеп, каршылык күрсәткән. Көндәшләрнең снаряды совет танкының хәрәкәтен туктаткач, Коновалов экипажның ике әгъзасы белән бергә сугыш урыныннан китә.
Берничә көн алар үзләренекеләрне эзләп урман буйлап йөриләр. Юлда сугышчылар ташландык немец танкын күреп ала. Экипаж, шуңа утырып, алгы сызыкка килеп җитә, үз солдатлары тарафыннан атылмас өчен, танк "борынын" артка куеп, чүпрәк эләләр һәм ак әләм кебек селкиләр.
Орен Коноваловның батырлыгы «Несокрушимый» нәфис фильмында сурәтләнгән. «Әти 30 елдан артык арабызда юк, шуңа да прокатта аның турында фильм пәйда булу минем өчен гаҗәп булды. Сеанс буе энәдә утыргандай булдым, тамакка төер утырды - горурлану та, курку хисе дә кичердем. Батырлыкны ахырына кадәр ачмадылар, хаталр да күп булды. Дөрес, фильм әлеге 21 яшьлек малайлар кичергән бөтен авырлыкны да чагылдыра алмый, әмма бу теманы күтәрүләре үзе үк яхшы», – дип сөйләде И.Бродская.
Герой белән туганнары һәм дуслары гына түгел, яраткан каеннары да саубуллашкан
1946 елда Семен Коновалов запаска китә, Ленинградта Югары офицер бронетанк мәктәбен тәмамлый, анда ул булачак хатыны Надежда белән таныша. Гаилә альбомында Семен Васильевич сөеклесенә бүләк иткән фотосурәт саклана, фотоның артына түбәндәгеләр язылган: «К.Сенидан Надяга. Авыр чакта мине искә ал! Мин беркайчан да рухи яктан сынмадым, Ватанымны һәм Ватан-анамны шулай чын күңелдән яратучыларны якладым». 1950-нче еллар ахырында Коноваловлар гаиләсе Казанга күчеп килә, Семен Васильевич ЭВМ заводына инженер булып урнаша.
«Әти барысына да үз хезмәте белән иреште, беркайчан да аның ярдәм сорап мөрәҗәгать итүен хәтерләмим. Әни белән еш кына аннан зур квадрат метрлы фатир артыннан йөрүен сорый идек. Әтинең җавабы кыска булган: «Мин фатир өчен сугышмадым, сезгә кирәк, сез сорагыз да», – дип сөйли И.Бродская.
Коноваловлар тату яшиләр - Семен Васильевич өйдәге бөтен ир-ат эшен башкара һәм яраткан хатын-кызларын мөстәкыйльлеккә өйрәтә. «Әти, нигә инде миңа кадак кагырга өйрәнү? Мин бит кыз бала», - ди Ирина атасына. «Тормышта үзеңә генә өметләнергә кирәк, өйрәнүең үзең өчен файдага булачак», – ди Семен Коновалов кызына.
«Хәтерлим әле: әти санаторийга китте, ә безнең бакчабызда болдыр басмасы килеп төште, мин бу хакта хәбәр итеп аңа хат яздым. «Идән такталарын ач, анда идән матчалыкларын күрерсең, тузган такталарны яңага алыштыр һәм кадаклап куй», – дип язган җавап хатында әти. Шуңа күрә өйдә беркайчан да назланып утырырга вакыт булмады», - дип көлә Ирина Бродская.
Семен Васильевич парад мундирын сирәк кигән, ә 9 майда бөтен гаиләсе белән, гадәттәгечә, бакчага барган - түтәлләр казыган, чәчәкләр һәм яшелчәләр утырткан. Сүз уңаеннан, бу традицияне гаиләдә әлегә кадәр хөрмәтлиләр: Ирина Семеновна фатирындагы тәрәзә төбендә үсентеләр үсә. «Гаиләдә инде өченче буын үсә, ә без әле 9 майда гаиләбез белән бакчага барабыз һәм әтине искә алабыз», - дип сөйли Ирина Бродская.
Семен Васильевич 68 яшендә вафат була. Аның сәламәтлеге яралалар белән какшаган була, ләкин ул беркайчан да хастаханәләргә мөрәҗәгать итмәгән. Герой белән туганнары, дуслары, хезмәттәшләре генә түгел, яраткан каеннары да хушлаша. Аларны Семен Васильевич, гаиләсе белән Кирпичников урамындагы 15-нче номерлы йортка күченгәч, 60-нчы елларда ук утырткан. «Көчле җил күтәрелде, һәм бу каеннар тәрәзәгә таба авышты, әйтерсең лә алар, әтигә соңгы тапкыр баш иеп, аның саубуллаша иделәр», – дип елмая Ирина Бродская.
Татарстанның Югары Ослан районының Ямбулат авылындагы урамнарның берсе (аның туган урыны – мөх.иск.) Коновалов исемен йөртә. 2005 елда Казанның 2-нче Владимир урамы герой-танкист Семен Коновалов хөрмәтенә үзгәртелә. 2019 елның декабрендә мемориаль такта Казанның Кирпичников урамындагы 15-нче номерлы йорт фасадына урнаштырылган. Казанның Җиңү Паркында Геройлар пантеонында Коновалов Семен Васильевичның табличкасы урнаштырылган.
Материалда Ирина Бродскойның шәхси архивыннан фотографияләр кулланылды.