Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан уздырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель, Алсу Сафина). Бүген Казан федераль университетының берничә мең студенты һәм хезмәткәре Кремль урамы буйлап марш белән узды. Әлеге акция белән алар Ватан өчен сугышта катнашкан һәм үзләрен корбан итү бәрабәренә Бөек Җиңүгә ирешкән көрәшчеләрне һәм тыл хезмәткәрләрен искә алды.
Җиңүнең 73 еллыгына багышланган чара, Казан Кремленең Спасс манарасындагы сәгать 11-не сугу белән, 1 Май мәйданыннан башланды. Бөек Ватан сугышы ветераннары Павел Клетнев, Борис Кузнецов, Константин Синицын, Александр Малов һәм ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, Балалар һәм яшьләре эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, шулай ук Казан университеты хезмәткәрләре герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.
Муса Җәлил һәйкәленнән КФУ төп бинасына кадәр үткән колонна алдында техника – БТР, ГАЗ-69, “Волга” автомобильләре барды. Университет студентлары, укытучылары, КФУ мактаулы батальоны, федераль университетлар вәкилләренең җыелма взводы, Суворов училищесы укучылары бер колонны булып марш үтте. Студентлар кулларында Бөек Ватан сугышында каташкан кешеләрнең сурәтләрен, Россия, Татарстан һәм КФУ байракларын, “Йөрәкләребездә Бөек Җиңү”, “Дөнья буйлап Җиңүне билгеләп үтәбез”, “Җиңү өчен рәхмәт” һәм башка язулы транспарантлар тоткан иде. Йөреш сугыш чоры көйләре белән үрелеп барды.
Студентлар маршы университет җәмәгатьчелегенең тантаналы митингы һәм төп корпус ишегалдында урнаштырылган мемориаль тактага чәчәкләр кую белән дәвам итте. Истәлек тактасында Ватан өчен батырлык кылган кешеләр исемнәре мәңгеләштерелгән.
Искәртергә кирәк, “Студентларның Җиңү маршы” акциясе дүртенче тапкыр уза.