Үзгәрешләр Казанны Сосновка һәм Арча белән тоташтыручы маршрутларга кагылачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче февраль). 1-нче марттан Сосновка – Казан, Казан – Сосновка һәм Казан – Арча маршрутлары буенча шәһәр яны поездларының йөрү тәртибе үзгәрәчәк. Җәдвәлдәге үзгәрешләр 30-нчы апрельгә кадәр гамәлдә булачак.
6408-нче номерлы шәһәр яны поезды Казан–Арча станциясеннән 17.30 сәгатьтә (2 минутка соңрак) китәчәк. Алга таба үзгәрешләр поезд хәрәкәте барышында барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Арча станциясенә килү 19.14 сәгатькә (соңрак 7 минутка) планлаштырылган.
6427-нче номерлы Сосновка – Казан шәһәр яны поезды Сосновка станциясеннән 14.17 сәгатьтә (32 минутка соңрак) кузгалачак. Алга таба үзгәрешләр поезд хәрәкәте барышында барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Казан станциясенә килү 18.05 сәгатькә (40 минутка соңрак) планлаштырылган. 6-нчы апрельдә поезд гамәлдәге җәдвәл нигезендә йөриячәк.
6428-нче номерлы шәһәр яны Казан – Сосновка поезды Казан станциясеннән 16.36 сәгатьтә (11 минутка соңрак) китәчәк. Алга таба үзгәрешләр поезд хәрәкәте барышында барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Сосновка станциясенә килү вакыты – 20.07 сәгатьтә (10 минутка соңрак).
6926-нчы номерлы шәһәр яны Казан – Сосновка поезды Казан станциясеннән 16.16 сәгатьтә (3 минутка соңрак) кузгалачак. Коркачык станциясенә кадәр поезд үзгәргән җәдвәл буенча, алга таба гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк. Сосновка станциясенә 19.05 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны тәүлек буе эшли торган +7(937)625-04-33 телефон номеры буенча һәм сайттан https://sodruzhestvoppk.ru/алырга мөмкин дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.