Экскурсияне эшләүдә ТР тарихчы-туган якны өйрәнүчесе Анатолий Елдашев катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы сентябрь, Ксения Швецова). Казанда «Арча кыры: тарихи чоррлар» дигән яңа күзәтү экскурсиясе эшләнде, ул Арча зираты буйлап сәяхәт итүне үз эченә ала. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.
Экскурсияне эшләүдә ТР тарихчы-туган якны өйрәнүчесе Анатолий Елдашев катнашты. Бүгенге көндә маршрут ТР Экскурсоводлар гильдиясенең методик советы тарафыннан расланган һәм гамәлдә санала.
«Бу экскурсия җәяүле экскурсия булып тора һәм 30 кешегә кадәр төркемгә исәпләнгән, – дип сөйләде Д.Санникова. – Аның максаты - кешеләрдә Казанның тарихына һәм мемориаль мәдәниятенә, үткән буыннар хәтеренә карата ихтирамлы һәм сак караш тәрбияләү».
Экскурсиянең озынлыгы, катнашучыларның теләкләренә карап, 2 сәгатьтән 4 сәгатькә кадәр үзгәрергә мөмкин. Бүген Арча зиратына урнаштыру өчен навигация объектлары эскизлары эшләнә. Белгечләр фикеренчә, бу некрополь туризмы үсешенә ярдәм итәчәк. Навигация объектлары танылган эшлеклеләр күмелгән урыннарда аларның үтемлелеген һәм сакланышын тәэмин итүне исәпкә алып урнаштырылачак, дип көтелә.