Кабул итүгә РФ Дәүләт хезмәтләре порталында язылырга мөмкин.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы март). Казан Дәүләт автоинспекциясенең кайбер бүлекчәләре 8 нче мартта эшләмәячәк. Бу Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү белән бәйле.
Шулай итеп, «ТТС» автосалоннарында урнашкан (Декабристлар ур., 81в, Җиңү пр., 194) автомототранспорт чараларын теркәү пунктлары ябык булачак.
Шулай ук 8 нче март көнне казанлыларны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә теркәү пункты (Җиңү проспекты, 214) кабул итмәячәк.
1 нче номерлы бүлек (Оренбург тракты, 5), 2 нче номерлы бүлек (Тэцевская урамы, 5) һәм «Кан Авто» автосалоннарында урнашкан теркәү пунктлары (Себер тракты, 48, Оренбург тракты, 209б) гадәти режимда эшләячәк.
Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренә кабул итүгә РФ Дәүләт хезмәтләре порталында язылырга мөмкин.