Бу Ураза гаете белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
Автомототранспорт чараларын күп функцияле үзәктә теркәү пункты (Җиңү проспекты, 214) 20 нче апрельдә кыскартылган график буенча – 8:00 дән 16:00 гә кадәр эшләячәк. 21-23 нче апрельдә бүлекчә ябык булачак.
1 нче бүлекчә (Оренбург тракты, 5), 2 нче бүлекчә (Тэцевская урамы, 5), «Кан АВТО» автосалонында (Себер тракты, 48, Оренбург тракты, 209б) һәм ТТС автосалонында (Декабристлар урамы, 81б, Җиңү проспекты, 194) урнашкан теркәү пунктлары гадәти режимда эшләячәк.
Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренә кабул итүгә РФ Дәүләт хезмәтләре порталында язылырга мөмкин, дип искәртәләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсендә.