В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәрәкәтне чикләү вакытлыча Меңьеллык мәйданында, Ташаяк урамында һәм башка участокларда кертеләчәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче июль). Казанда тәүлеккә берничә урам буенча хәрәкәт чикләнәчәк. Бу «Ефәк юлы» халыкара раллие старты белән бәйле.
Бүген 23:00 сәгатьтән 6 нчы июльнең 23:00 сәгатенә кадәр юл Меңьеллык мәйданында, Ташаяк (Мәскәү урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр), Чернышевский урамына кадәр Сул һәм Уң як Болак урамнарында ябылачак. Шул ук вакытта кайбер җәмәгать транспорты маршрутлары да вакытлыча үзгәрәчәк.
Мәсәлән, үзәк ягына 6, 15, 29, 75 нче номерлы автобуслар Кремль дамбасыннан Кремль яр буена чыгачак, Сәетгалиев, Ташаяк, Мәскәү, Чернышевский, Сул як Болак урамнары аша үтәчәк һәм аннан соң маршрут буенча барачак. «Үзәк стадион» тукталышы төшереп калдырыла.
Кремль дамбасы юнәлешендә 15, 29, 75 нче номерлы автобуслар Уң як Болак, Астрономия, Лобачевский, Болшая Красная, Батурин урамнары аша һәм аннан соң, «Педагогия институты», «Чернышевский урамы», «Үзәк стадион»да тукталыш ясамыйча, маршрут буенча барачак.
Үзәк ягына 35а, 37, 47 нче номерлы автобуслар Кремль дамбасыннан Кремль яр буена чыгачак, Сәетгалиев, Ташаяк, Мәскәү урамнары аша үтәчәк һәм аннан маршрут буенча барачак. «Үзәк стадион» тукталышы төшереп калдырыла.
Кремль дамбасы юнәлешендә 6, 35, 37, 47 нче номерлы автобуслар Мәскәү, Камал, Астрономия, Лобачевский, Большая Красная, Батурин урамнары аша үтәчәк, аннан соң, «Колхоз базары», «Чернышевский урамы», «ЦУМ», «Спорт сарае» һәм «Үзәк стадион»да тукталыш ясамыйча, маршрут буенча барачак.
Үзәк ягына 74 нче автобус Кремль дамбасыннан Кремль яр буена чыгачак һәм Сәетгалиев урамы аша маршрут буенча барачак. «Үзәк стадион» тукталышы төшереп калдырыла.
Су спорт төрләре сарае юнәлешендә 74 нче автобус Тимер юл вокзалы аша Киров дамбасы һәм Зур Крыловка, Вахитов, Чистай урамнары буйлап һәм аннан соң, «Үзәк стадион», «Энергетика университеты»нда тукталыш ясамыйча, маршрут буенча барачак.
2 нче троллейбус хәрәкәте вакытлыча ябылачак.
Иртәгә ТР башкаласында «Ефәк юлы» халыкара раллие башлана. Меңьеллык мәйданында 500 кешелек 98 экипаж җыелачак. Программага Россия Федерациясенең 13 субъекты территориясе буенча тугыз этап керә.