В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәбәбе — ике суүткәргечнең үзәкләштерелгән челтәрләргә тоташтырылуы
Казанның Авиатөзелеш районында кайбер йортлар вакытлыча сусыз калачак. Бу ике суүткәргечне үзәкләштерелгән челтәрләргә тоташтыру өчен кирәк.
13 нче июльнең 9:00 сәгатьтән 14 нче июльнең 11:00 сәгатькә кадәр су әлеге сылтама буенча күрсәтелгән адреслар буенча булмаячак.
«Водоканал» МУП хәбәр иткәнчә, су белән автоцистерналар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителәчәк гаризалар буенча урнаштырылачак.
Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Татэнерго»АҖ челтәрләренә тоташтырылган торак йортларда июльнең беренче яртысына кайнар суны сүндерү графигы басылып чыкты. Кайнар суны тәэмин итүне туктату магистраль һәм квартал җылылык челтәрләрендә гидравлик сынаулар үткәрү белән бәйле. Җәдвал үзгәрергә мөмкин.