Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.08.2018, 10:26

Татарстанның коммерцияле булмаган оешмаларына социаль проектлар өчен субсидияләр бирәчәкләр

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 11 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче август). Татарстанда социаль ориентирлашкан коммерцияле булмаган оешмалар бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Җиңүчеләр социаль проектларын гамәлгә ашыру өчен республика бюджетыннан субсидияләр алачак.

Бәйге ике төп юнәлеш буенча уздырыла: гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү һәм гражданнарның яшәү сыйфатын арттыру өчен шартлар булдыру. Беренче юнәлеш кысаларында коррупциягә каршы мөнәсәбәт формалаштыру; яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү; гражданлык бердәмлеген һәм милләтара һәм конфессияләр арасындагы тынычлыкны ныгыту; коммерцияле булмаган оешмаларның иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау; уңышлы социаль технологияләрне тарату; иҗтимагый һәм сәяси проблемалар буенча фикер алышканда, конструктив диалогның гражданлык компетенцияләрен, күнекмәләрен һәм традицияләрен үстерү кебек номинацияләр булдырылган.

Икенче юнәлештә түбәндәге номинацияләр бар: муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый-мәдәни киңлекләрен үстерү, ял итү сыйфатын һәм мәдәни байлыкларның аңлаешлы булуын арттыру, туризм һәм кунакчыллык өлкәсен үстерү; актив озын гомерлелек өчен шартлар булдыру; массалы спорт, шул исәптән физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт эшчәнлегенең инклюзив формаларын үстерү һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру; өстәмә белем бирүне, цифрлы белем бирүне, фәнни-техник һәм сәнгати иҗатны үстерү; өзлексез экологик белем бирү һәм халыкны агарту системасын үстерү.

Бәйгедә закон буенча теркәлгән һәм ТР территориясендә эшли торган коммерцияле булмаган оешмалар катнаша ала. Катнашу өчен билгеләнгән форма буенча гариза тутырырга кирәк. Тулырак мәгълүмат белән ТР Икътисад министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.

Гаризалар 11 сентябрьгә кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә ведомство.

Барлык яңалыклар