Гаризалар кабул итү 30 мартка кадәр дәвам итәчәк
Татарстан башкаласында Казан мэрының «Игелекле эшләр шәһәре» премиясен алуга гариза бирү кампаниясе старт алды. Казанның дәүләт яки муниципаль учреждениеләр булмаган социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалары катнаша ала.
Премия 2024 елда кешеләргә ярдәм итүгә һәм Казан территориясендә тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашырган оешмаларга түбәндәге юнәлешләр буенча бирелә:
– зәгыйфь гражданнарның иминлеген арттыру, кешеләргә социаль ярдәм күрсәтү, хайваннарны яклау, әйләнә-тирә мохитне саклау;
– психик һәм физик сәламәтлекне саклау, донорлык, сәламәтлек саклауны үстерү, физик культураны һәм спортны, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен үстерү;
– мәдәни кыйммәтләрне һәм традицияләрне саклау, патриотизмны үстерү, тарихи хәтерне саклау, талантларны һәм шәхес үсешен ачу, мәгарифне үстерү.
Оешмалардан гаризалар 30 мартка кадәр кабул ителә. Катнашырга рөхсәт ителгән коммерцияле булмаган оешмаларга үз проектларын 10 апрельдән 18 апрельгә кадәрге чорда күзгә-күз яклау барышында тәкъдим итәргә кирәк булачак. Чыгыш ясауга – 10 минутка кадәр, конкурс комиссиясе сорауларына җавап бирү өчен биш минутка кадәр вакыт биреләчәк.
Конкурс нәтиҗәләре 30 апрельдән дә соңга калмыйча Казан Башкарма комитеты аппаратының социаль сәясәт идарәсе битендә бастырылачак. Бүләкләүгә һәм конкурска йомгак ясауга барлык конкурсантларны да чакырачаклар.
Конкурсның өч номинациясенең һәркайсында җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнәчәк. Беренче урынны алучыларга 250 мең сум күләмендә, икенче – 150 мең сум, өченче – 100 мең сум премия бирелә. Призерлар һәм җиңүчеләр рәтенә кермәгән катнашучыларны грамоталар белән билгеләячәкләр.
Нигезләмә һәм Казан мэрының «Игелекле эшләр шәһәре» премиясендә катнашуга гариза – сылтама буенча.