40-тан артык "акыллы күңел ачу" чараларын бушлай карарга мөмкин булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче февраль). 11 февральдән 16 февральгә кадәр Казан федераль университетында Россия фәне көнен билгеләп үтәчәкләр. Бу бәйрәм ел саен 8 февральдә билгеләп үтелүгә карамастан, уку йортында чаралар атна дәвамында узачак.
11 февральдән 16 февральгә кадәр КФУ уку бүлекләрендә һәм музейларында ачык лекцияләр, мастер-класслар, уеннар һәм дискуссияләр планлаштырылган. Программага 40-тан артык "акыллы күңел ачу", аерым алганда, зур шахмат, "Роботны ничек ясарга" дигән мастер-класс, лингвистик интерактив, "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уены, КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтының симуляцион һәм имитацион укыту үзәгенә экскурсия һәм башкалар кергән.
Барлык теләүчеләр өчен дә керү ирекле, КФУ фән атналыгының кайбер чараларына алдан теркәлү кирәк. Тулырак җәдвәл белән проектның рәсми сайтында танышырга мөмкин.