В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
8-нче июньнән 15-нче июньгә кадәр кан тапшырырга мөмкин булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июнь, Алинә Бережная). Казан Бөтендөнья донорлык көненә кушылачак. ТР башкаласында яшәүчеләр 8-нче июньнән 15-нче июньгә кадәр Республика кан үзәгендә (Җиңү проспекты, 85) кан тапшыра алачак. Кан алуны барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп уздырачаклар.
Донорлык атнасында көн саен 50-гә кадәр кеше кан тапшыра алачак. Мондый чаралар кешеләр агымын контрольдә тоту һәм дистанцияләрне үтәү уңайлырак булсын өчен кабул ителәчәк. Акциядә катнашучыларга сайтта теркәлү узу мәҗбүри.
18 яшьтән 45 яшькә кадәрге, авырлыгы 50 килограммнан ким булмаган һәм каршы күрсәтмәләр булмаган теләсә кайсы кешегә кан бирергә мөмкин булачак. Үзең белән паспорт, СНИЛС, битлек һәм перчатка булырга тиеш.
Республика кан үзәге матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, пандемия чорында массакүләм донорлык акцияләре үткәрелмәгән, әмма донорлар кан бирүләрен дәвам иткән. Кан үзәгенә донорларны түләүсез нигездә алып килгән такси хезмәтләре актив ярдәм күрсәтте. Татарстанда 300 кеше кан биргән, донорларның иң зур агымы 30-нчы апрельдә - 360 кеше теркәлгән. «Коронавирус инфекциясе пандемиясенә карамастан, донорлар кан бирүне дәвам итте. Әгәр дә узган елның апрель-май айларын һәм быелгы донацияләр санын чагыштырсак, аерма зур түгел, быел язын 7 мең 146 кеше кан тапшырды, үткән язда - 7 мең 182 кеше. Хәтта шундый катлаулы чорда да безнең турыда онытмаган барлык донорларга рәхмәт белдерәбез», - дип сөйләделәр медицина учреждениесендә.