В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чәршәмбе көндез һава температурасы + 16-18 градус булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы август). Киләсе тәүлекләрдә Татарстанда һәм аның башкаласында аязучан болытлы һава торышы саклана. Казанда, шулай ук республиканың күп кенә районнарында кыска вакытлы яңгыр көтелә. Җил көнбатыштан талгын, урыны белән, көчәйгәндә тизлеге секундына 16 метрга кадәр, ТР буенча секундына 15-18 метрга кадәр җитә.
Төнлә Казанда минималь һава температурасы 8-10 градус, республика буенча - 6-11 градус җылы булачак. Көндез ТР башкаласында һава- +16-18, Татарстан буенча +14-19 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.