Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.12.2023, 12:21

«Авыруның дебютын игътибарсыз калдырмаска» – 7 нче поликлиниканың баш табибы диспансерлаштыруның мөһимлеге турында сөйләде

Ел башыннан алып тугыз ай эчендә генә дә Татарстанда тикшерүләр барышында ике меңгә якын яман шеш очрагы ачыкланган

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче декабрь, Юлия Летникова). Казанда 2023 елның 11 аенда 286,1 меңнән артык кеше диспансерлаштырылган, тагын 78,3 меңнән артык кеше профилактик тикшерүләр узган. Шәһәр халкында 227,6 меңгә якын авыру теркәлгән, шуларның 24,9 меңе – беренче тапкыр. Еллык тикшеренүләр төрле авыруларны, шул исәптән авыру үзен күрсәтмәгән иртә стадиядә яман шешләрне ачыкларга ярдәм итә. Һәм бу аны 90% очракта җиңәргә мөмкинлек бирә. Диспансерлаштыруның нәрсә икәнлеге, ни өчен аны үтү мөһим, күпме вакыт кирәклеге һәм нинди авыруларны кисәтә алуы турында 7 нче шәһәр поликлиникасының баш табибы Ольга Багданова сөйләде.

Диспансерлаштыру нәрсә ул? Ни өчен аны үтү мөһим?

Диспансерлаштыру – авыруларны, хроник чирләрнең өзлегүләрен иртә ачыклауга юнәлдерелгән чаралар комплексы.

Теләсә нинди авыруның дебютын игътибарсыз калдырмау өчен диспансерлаштыру мөһим. Әгәр авыруны беренче этапта, иң башында ачыкласалар, аның үсешен туктату җиңелрәк булачак, ә сәламәтләнү проценты шактый югары. Мәсәлән, гипертонияне иртә стадиядә ачыклап, дөрес дәвалауны сайласаң, пациентлар озак яши алачак, аларга өзлегүләр (инсульт һәм инфарктлар) янамаячак. Хроник авырулардан интегүчеләрнең өзлегү куркынычы бар. Диспансерлаштыру вакытында аларны ачыклап, вакытында дәвалау билгеләргә мөмкин. Кагыйдә буларак, озак вакыт поликлиникаларга мөрәҗәгать итмәгән өлкән яшьтәге кешеләрдә авыруларны соңгы стадияләрдә ачыклыйлар.

Диспансерлаштыруны кем уза ала? Моны ничә тапкыр эшләргә кирәк?

Диспансерлаштыру 18 яшьтән өч елга бер тапкыр үткәрелә. Бу өч ел аралыкта пациентларга профилактик тикшерүләр үтәргә кирәк, ягъни минималь тикшерүләр. 39 яшьтән соң диспансерлаштыруны ел саен үткәрәләр. Бу еш кына әлеге яшьтә патологик халәтне ачыклау белән бәйле.

ОМС буенча диспансерлаштыруга нәрсә керә?

Диспансерлаштыру анкета тутыру, профилактик карау, тикшерүләр, шул исәптән онкоскринингларны үз эченә ала – бу куркыныч факторларны ачыклау өчен кирәк булган минимум.

Башта пациентлар анкета тутыралар. Аңа җитди карарга кирәк – анкета табиб авыруларга бирелүчәнлеген ачыклый алырлык итеп төзелгән, өлкән яшьтәге кешеләрдә бу сынулар, инсульт, инфаркт һ.б. булырга мөмкин.

Аннары пациентларны профилактик тикшерү үткәрәләр: тән авырлыгы индексын исәпләү өчен буй һәм авырлыкны үлчиләр, йөрәк-кан тамырлары рискын һәм күз басымын билгелиләр, флюорография һәм ЭКГ үткәрәләр. Тикшеренү өчен шулай ук гомуми кан анализы, шикәр һәм холестеринга кан анализы кирәк.

Онкоскрининглар да каралган, аларны пациентларның яшьләренә карап билгелиләр. Мәсәлән, 45 яшьтә гастроскопия үткәрәләр һәм ПСА дәрәҗәсенә кан анализы алалар, ә 40 яшьтән маммография һәм яшерен канга тизәк тикшерүен үткәрәләр. Табиб башка процедураларны да билгели ала, аларның исемлеге РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы белән билгеләнгән.

Тикшерүләрдән соң пациент участок терапевтына мөрәҗәгать итә, ул нинди тайпылышлар барлыгы ачыкланганын сөйли, кирәк булганда диспансерлаштыруның икенче этабына – тар белгечләргә җентекләбрәк тикшерү һәм дәвалау өчен кабул итүгә җибәрә. Диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча пациентны күзәтүгә алырга мөмкиннәр.

Диспансерлаштыру вакытында нинди табибларга аерым игътибар бирергә кирәк?

Иң төп табиб – терапевт. Ул инде пациентның киләчәктә кемгә мөрәҗәгать итәргә тиешлеген хәл итә.

Диспансерлаштыруны кайда узарга һәм ничек язылырга?

Диспансерлаштыруны беркетелгән урын буенча поликлиникаларда үтәргә мөмкин. Үзең белән паспорт һәм ОМС полисын алырга кирәк. Һәрбер беренчел звено медицина учреждениесендә профилактика бүлеге ачылган, шуңа күрә пациентка башта терапевтка, ә аннары тикшерүләргә язылырга кирәкми. Профилактика бүлекләре ике сменада, шулай ук шимбә көннәрендә көннең беренче яртысында эшли. Моннан тыш, кабул итүгә поликлиникада үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминалы яки дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга мөмкин.

Быел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республикада оешмаларда һәм предприятиеләрдә күчмә диспансерлаштыру уздырыла. Бу эшкә яраклы халыкны профтикшерүләр белән тәэмин итәргә ярдәм итә, алар поликлиникаларга озак вакыт эш белән мәшгуль булу сәбәпле бара алмый. Мәсәлән, 200-300 кешелек компанияләр белән эш алып барыла, шулардан 2-3 хезмәткәрдә онкология яки башка авыруларны иртә стадияләрдә ачыклыйлар. Бу шактый югары процент. Киләсе елда «производство» диспансерлаштыруын үткәрү тәҗрибәсен бөтен илгә масштаблау планлаштырыла.

Диспансерлаштыру күпме вакыт ала? Аны эшли торган шәһәрлегә ничек үтәргә?

Бер көн эчендә диспансерлаштыру практикасы бар, шуңа күрә барлык тикшерүләрне бер көндә үткәрергә мөмкин. Нюанслардан анализларны иртәнге сәгатьләрдә ач карынга тапшыралар, әмма көн дәвамында пациент профилактика бүлегендә анкета тутыра, буй һәм авырлыкны үлчи, ЭКГ һәм башка тикшеренүләр үтә ала, ә анализларны икенче көнне тапшыра ала – аларны агымнар буталмасын өчен махсус кабинетта кабул итәләр.

Эшләүче кешегә диспансерлаштыру өчен хезмәт хакы сакланган хәлдә ял көне каралган.

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстанда өлкәннәр арасыннан 1,2 миллионнан артык кешене диспансерлаштыру һәм профтикшерүләр белән тәэмин итү планлаштырыла. Медицина оешмалары мәгълүматлары буенча, октябрь башына республикада 667 меңгә якын кеше диспансерлаштырылган: 218 мең кеше профтикшерүләр узган, 333 мең кеше тирәнтен диспансерлаштырылган. 834 меңнән артык авыру очрагы ачыкланган. 2023 елның тугыз аенда 1923 яман шеш очрагы билгеле булган, шуларның 71% ы – башлангыч стадияләрдә.

Фото: Ольга Багданованың шәхси архивы, Марат Мөгыйнов

Барлык яңалыклар