Ел башыннан бирле шәһәрдә 650 дән артык юл транспорт һәлакәте теркәлгән
Фото: Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча ЮХИДИ бүлеге
Шоферлар өчен «Кума, җәяүлеләр кичүе янында тизлегеңне кимет!», «Җәяүлеләр кичүе алдыннан тизлегеңне кимет», «Игътибар, җәяүле!», «Эчтең икән – руль артына утырма. Харап буласың!», «Җәяүлеләрне үткәр! Алар рәхмәтле булачак», «Гомерне саклаучы адым!», «Юлдагы бала – куркыныч астында, игътибарлы бул!», «Гомеремне сакла!» дигән чакырулар белән макетлар эшләнгән.
«Юлда зур куркынычны шоферлар үзләре һәм аларның юлда йөрүгә карата ваемсыз мөнәсәбәте тудыра. Тизлек режимын үтәмәү, каешларны эләктермәү, игътибарсызлык, алкоголь, балалар креслосы булмау – болар барысы да үлемгә китерергә мөмкин», – дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Алия Вәлиева.
Ел башыннан Казанда барлыгы 654 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 17 кеше һәлак булган һәм 773 кеше төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алган.