Хезмәт хакы буенча тәкъдимнәр 150 мең сумнан 250 мең сумга кадәр тәшкил итә
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 14 нче ноябрь). ТР башкаласында ноябрьнең иң югары түләнә торган вакансияләре – «1С» программисты, запасны бүлү һәм куллану буенча җитәкче, сату бүлеге менеджеры һәм дизайнер-консультант булган.
Россиянең эре шәһәрләрендә 160 мең вакансияне анализлау һәм сайлап алуны SuperJob сервисы үткәрде. Ноябрьнең ил буенча топ тәкъдимнәре арасында ритейл һәм күпләп сату, төзелеш һәм җитештерү, финанслар, транспорт-логистика тармагы һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә, шулай ук сәламәтлек саклау һәм IT өлкәсендә вакансияләр бар.
Казанда «1С» программистларына 250 мең сум күләмендә хезмәт хакы тәкъдим итәләр. 150 меңнән запасны бүлү һәм куллану буенча җитәкче, шулай ук сату бүлеге менеджеры ала алачак. Рейтингны 150 мең сум тәкъдим белән дизайнер-консультант вакансиясе яба.