В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ugar рестораны – иң яхшы бизәлгән бина, Cheeseria рестораны иң яхшы эчке бизәлеш номинацияләрендә җиңүче дип табылган, халык үз тавышын «Мельница» мәдәни-һөнәрчелек үзәгенә биргән
Фото: Денис Гордийко
«Кышкы Казанга багышланган иң яхшы фотоэш» номинациясендә «Яңа ел төне» эше белән Елена җиңүче дип табылган, икенче урында – Наталья Белова, өченче урында – Ирина Абрамова.
«Яңа елга иң яхшы эчке бизәлеш» номинациясендә беренче урын иясе – Cheeseria рестораны (Аграр урамы, 52), икенче урынга «Амакс Сафар» кунакханәсе (Берьяклы Гривка урамы, 1) лаек булган, өченче урынны жюри «База» ресторанына (Спартак урамы, 2б) биргән.
«Яңа елга иң яхшы бизәлгән бина» номинациясендә «Ugar» рестораны җиңүче дип табылган (Бауман урамы, 62/9). Икенче урында – «Петровский Штофъ» рестораны (Бауман урамы, 62). Лидерлар өчлеген «4 сезона» чәчәкләр салоны (Яңа Дәүләки урамы, 74) төгәлли.
Шулай ук KZN.RU порталында халык арасында тавыш бирү үткәрелде, аның җиңүчеләре дә кыйммәтле бүләкләргә лаек булачак.
571 тавыш җыеп, беренче урынга «Мельница» мәдәни-һөнәрчелек үзәге лаек булган. Икенче һәм өченче урыннарны Астрономия урамы, 2/45 йорт (224 тавыш) һәм Мулланур Вахитов урамы, 5в йорт (209 тавыш) адреслары буенча урнашкан «4 сезона» чәчәкләр салоннары бүлешә.
«Яңа елга иң яхшы эчке бизәлеш» номинациясендә «Амакс Сафар» (516 тавыш) җиңүче дип табылган. Икенче урында – «Релита» кунакханәсе (403 тавыш), өченчедә – 100 Dual (80 тавыш).
Камилә Вилданова