Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.03.2021, 15:10

Нәүрүз Казанда: халык күңел ачулары, урам театры, пылау фестивале

Язгы көн белән төн тигезлеге 21-нче мартта билгеләп үтеләчәк.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы март). 21-нче мартта Казан ипподромында Нәүрүз бәйрәме – төрки һәм иран халыкларының язгы көн белән төн тигезлегенә туры килгән Яңа ел бәйрәме уңаеннан халык күңел ачулары узачак.

Төп сәхнәдә Татарстан халыклары ассамблеясенең милли-мәдәни берләшмәләре коллективлары чыгыш ясаячак. Бәйрәм программасына беренче тапкыр пылау фестивале кертелде. Казанлылар аш-су татып караячак, иң яхшы оста һәм рецепт өчен тавыш бирәчәк, ә соңыннан җиңүчегә бүләк – казан тапшырылачак. Бәйрәмдә пылаудан тыш, Нәүрүзнең төп ризыкларының берсен – шыттырылган бодай бөртекләреннән сумаләк татып карарга мөмкин булачак .

Урам театры үзенең бәйрәм программасын әзерләгән. Шулай ук казанлылар традицион халык уеннарында һәм күңел ачуларында катнаша, джамперлар тамашасын карый, милли-мәдәни автономияләр арасында киез итекләр белән хоккей буенча чемпионатта катнашучылар өчен җан ата алачак.

«Нәүрүз гүзәле» һәм «Нәүрүз батыр» дигән ике матурлык һәм талант бәйгесе планлаштырылган. Көн дәвамында бәйрәм мәйданчыгында Этномаркет узачак, анда үзенчәлекле осталар милли колорит белән үз эшләрен сатуга куячак.

Нәүрүз бәйрәме «Казан» ат спорты комплексында (Патрис Лумумба урамы, 47а) узачак һәм 10.00 сәгатьтә башлана, рәсми ачылу төш вакытына билгеләнгән. Бу көнне бәйрәмгә эләгә алмаган кешеләр өчен беренче тапкыр социаль челтәрләрдә трансляция оештырылачак, дип хәбәр итә Татарстан Халыклары дуслыгы йортында.

Барлык яңалыклар