Яңалыкны 2-3 атнадан тәкъдир итәргә планлаштыралар.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче ноябрь, Камилә Гобәйдуллина). Казан юлларын җыештыруны контрольдә тотуның навигация системасын видеокамералар белән җиһазлау планлаштырыла. Бу махсус техниканың хәрәкәтен күзәтеп кенә калмыйча, вәзгыятьне тулаем бәяләү өчен дә кирәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Альберт Ибраһимов сөйләде.
Юлларны чистартуның киңәйтелгән маршрутлары белән яңартылган навигацион мониторинг системасын 13-нче октябрьдә тәкъдир иттеләр, ә ике көннән соң аны тулы масштабта сынау башланды. Сигнал сыйфатын күтәрү һәм мәгълүматларны оператив алу өчен белгечләр бердәм операторга күчте һәм махсус техникада өстәмә датчиклар урнаштырды. Системага урамнарны тулысынча колачлап чистарту маршрутлары кертелде – алар 50-гә якын. Маршрутлар өч сценарийга бүленгән: беренчесе – штатлы кар яву, икенчесе – уртача интенсивлыкта яуган кар өчен, өченчесе – гадәттән тыш хәлләр өчен.
А.Ибраһимов сүзләренә караганда, якын арада системаны эшләп бетерергә һәм камералар ярдәмендә җыештыру машиналарыннан видео алырга ниятлиләр. Камилләштерелгән технология 2-3 атнадан соң тәкъдим ителәчәк, шул ук вакытта яңартылган системаны гамәлгә кертү буенча беренче нәтиҗәләр ясалачак.
Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары сүзләренә караганда, шәһәр хуҗалыгы кышка әзер. «Шәһәр юлларының озынлыгы 1950 км тәшкил итә, җыештырыла торган мәйданы – 21,5 млн кв.м. Бездә моның белән шөгыльләнә торган 4 төп генподряд оешмасы бар. Җыештыру техникасы паркы исәбендә 550-дән артык берәмлек бар, шул исәптән 128 катнаш юл машинасы беренче чират операцияләрен – бозлавыкка каршы материал сибү һәм себерү эшләре башкару өчен», – диде ул. Шулай ук бозлавыкка каршы материаллар да тулы күләмдә әзерләнгән – хәзер 80 мең тонна ком-тоз катнашмасы һәм 32 мең тонна реагент бар.
«Карны утильләштерү гадәттәгечә «Водоканал» МУП челтәрләрендә кар эрү пунктларында гамәлгә ашырылачак. Алар ачык, эшлиләр. Өстәмә рәвештә без гадәттән тыш хәлләр очрагына карны вакытлыча саклау цчен 8 урын килештерергә планлаштырабыз», – дип өстәде ул. Эшнең төп күләме, юл тоткарлыклары китереп чыгармас өчен, төнлә белән башкарыла, дип билгеләп үтте А.Ибраһимов.
«Бүгенге көндә техника һәм чаралар җитмәү белән бәйле проблемалар юк. Бер генә проблема – кадрлар кытлыгы бар, аерым алганда, механизатор-йөртүчеләр җитешми. Әмма бу проблеманы без хәл итәбез: килешүләр төзибез, хезмәт хакын арттырабыз», – диде Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары.