В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Архитектор үз проектын халыкара фәнни журналларда бастырып чыгару хокукын алган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июнь). Казаннан Анна Будникова архитектура өлкәсендә иң яхшы фәнни проект өчен Biodesign Challenge премиясен алды. Нью-Йоркта аның эшен иң яхшысы дип тапканнар, тикшеренүләрдә дөньяның 36 университеты һәм югары мәктәбеннән 500 конкурсант катнашкан. Архитектор үз проектын халыкара фәнни журналларда бастырып чыгару хокукын алган.
«Микокарст: новая генерация самовосстанавливающихся материалов городской среды на основе спор грибов» тикшеренүендә Анна Будникова Казанда Нокса елгасы буенда урнашкан участок мисалында карс убылып төшүләре мәсьәләсен өйрәнгән.
Biodesign Challenge программасы глобаль проблемаларны хәл итү өчен биотехнологияләрне күзәтеп торучы студентларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Катнашучылар ярты ел дәвамында биологлар-супервайзерлар белән бергә үз проектларын булдырдылар. Ә 21-нче июньдә алар эшләрен фәнни берләшмә алдында тәкъдим иттеләр, дип билгеләп үтелә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы сайтында.