В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Зур күп составлы оклад алты музей предметыннан тора.
Фото: ТР Милли музее
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июль). ТР Милли музее Казан епархиясенә көмеш риза-оклад тапшырачак. Әлеге уникаль рус сәнгате һәйкәле һәм Россия Музей фондының аеруча кыйммәтле экспонаты Казан Изге Ана иконасының торгызылган соборында күрсәтеләчәк.
Комплексы XVIII-XIX гасырлар дәвамында формалашкан зур күп составлы оклад алты музей әйбереннән гыйбарәт. Ул 1939 елда ТАССРның Үзәк музеена тапшырылган һәм 80 елдан артык музей җыенында сакланган.
Предметларны иминиятләштерү бәясе 250 млн сумнан артык тәшкил итә. Кабул итүче як тарафыннан кыйммәтле металл эчтәлеге булган музей әйберләрен соборда экспонацияләү өчен махсус пыяла күрсәтмәлек әзерләнгән.
Хәзерге вакытта музейның фәнни хезмәткәрләре һәм реставрацияләүчеләре уникаль һәйкәлне экспонацияләү эшен төгәлли, алар экспонатны 19-нчы июль көнне Казан епархиясенә тапшырачак. Соборны изгеләндерү алдыннан Казан Изге Ана иконасының көмеш ризасы үз урынын соборның бер янкорылмасында алачак.