В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу чорга планлаштырылган барлык чаралар гамәлдән чыгарыла яки башка даталарга күчерелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы март). 19-нчы марттан 15-нче апрельгә кадәр ТР Милли музеена һәм аның филиаллары халыкны кабул итми. Мондый чаралар яңа коронавируслы инфекция таралуны кисәтү өчен кабул ителгән.
Бу чорга планлаштырылган барлык чаралар гамәлдән чыгарыла яки башка даталарга күчерелә, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.
Музей экспонатларын сайтта «Бер көн - бер экспонат» белем бирү проекты ярдәмендә читтән торып күреп булачак. Шулай ук сайтта Бөек Ватан сугышының виртуаль музее ачылды.