Программа мәдәни учреждениеләрнең үзләрендә дә, онлайн-форматта да планлаштырылган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
ТР Милли музеенда балалар өчен махсус көнлек программа әзерләнгән. 12.00 сәгатьтә «Скрипичный ключ, или Как зарождалось музыка» музей дәресе була. Музей-белем бирү үзәгендә балаларны балчык эшләнмәләре һәм курчак-саклагычлар ясау, агачка рәсемнәр төшерү буенча мастер-класслар көтә. Казанның Идел буе районы балалар сәнгать мәктәбе укучылары кунакларга «Күңел көе» дигән концерт программасы тәкъдим итәчәкләр, төрле музыка коралларында танылган әсәрләр башкарылачак. «Эсмира» көнчыгыш биюе студиясе «Чикләрсез биюләр» концертын куячак, шулай ук студия җитәкчесеннән мастер-класс узачак. «Ханоль» корея бию ансамбле җилгәргечле дәртле биюләр күрсәтәчәк.
Музей кинотеатры «Балалар альманахы» циклыннан фильмнар - кыска метражлы картиналар карарга тәкъдим итә.
Балалар программасының азагында «Татармультфильм» студиясенең мультфильмнарын - «Стрела наследия-2», «Век Татарстана-3» һәм «Сабантуй» (1-6-нчы чыгарылышлар) күрсәтү булачак. Алар мавыктыргыч формада республика һәм татар халкының тарихы һәм мәдәнияте турында сөйлиләр.
Кунаклар шулай ук музейның «Борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр Татарстан тарихы»дип аталган яңа экспозициясе буенча театральләштерелгән экскурсиядә була алачак.
«Татарстанда импрессионизм традициясе» күргәзмәсендә танылган Казан рәссамы Миля Нуруллинаның рәсем сәнгате буенча «Син - рәссам. Биредә һәм хәзер» мастер-классы узачак.
«Сәнгать төне» программасын музей кинотеатры «Кире» фильмын күрсәтү белән тәмамлый.
ТР Милли музее филиалларында шулай ук төрле чаралар узачак. Социаль челтәрләрдә махсус программа әзерләнәчәк. Тарихны яратучыларга «Казанский край: воеводство – губерния» тематик онлайн-экскурсиясен тәкъдим итәчәкләр. Ә кул эшләрен яратучылар өчен «Сластена для телефона» мастер-классы узачак.
Шулай ук «Волжский путь из варяг в персы» музей онлайн-уены планлаштырылган. Виртуаль программаны «Минхаузен» Казан кавер-төркеменең «Листья жгут» акустик концерты тәмамлый, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.
Программа тулысы белән музейның рәсми сайтында тәкъдим ителде.