Бәйрәм программасы 11.00 сәгатьтә 15.00 сәгатькә кадәр барачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март). Татарстан Республикасы Милли музее казанлыларны Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәргә чакыра. 8 март көнне биредә "Для меня, любимой…" дигән бәйрәм программасы оештыралар.
11.00 сәгатьтә "Женские штучки" ярминкәсе эшли башлаячак, анда кулдан ясалган бизәнү әйберләре һәм декорлар, шулай ук "Осталар шәһәре" иҗади остаханәсе тәкъдим ителәчәк. Теләкләре булган кешеләр чүлмәк ясау сәнгатенә, курчак-саклагычлар ясау һәм башка бик күп һөнәрләргә өйрәнә алачак.
11.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Казан рәссамы Миля Нуруллина кунакка "Син - рәссам. Хәзер һәм биредә" мастер-классын тәкъдим итәчәк.
12.00 сәгатьтә нәфис затлар өчен квест-уен башлана, биредә алар үткәннәргә сәяхәт кыла һәм бәйгеләрдә катнаша алачак.
13.00 сәгатьтә Фоат һәм Гүзәл Бакировларның "Яз музыкасы" авторлык җырлары концерты узачак.
Бәйрәм программасы 11.00 сәгатьтә 15.00 сәгатькә кадәр барачак. Көн дәвамында барлык экспозицияләр һәм күргәзмәләр, "Татарстан – безнең уртак йортыбыз" балалар мәйданчыгы һәм сувенир кибете эшләячәк. Ханымнар өчен керү көне буе бушлай булачак, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.