В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программада – һөнәрчеләрнең эшләнмәләреннән күргәзмә, тематик лекция һәм фольклор коллективлары концерты
А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә 17 июльдә Бердәм фольклор көне узачак. Казанлылар өчен бай концерт программасы һәм һөнәрчеләр күргәзмәсе әзерләнде.
«Бердәм фольклор көне» гомумроссия акциясе инде бишенче мәртәбә В.Д.Поленов исемендәге Россия дәүләт халык иҗаты йорты инициативасы белән үткәрелә. Быел бәйрәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Поленов йортының 110 еллыгына багышлана.
Чара кысаларында Татарстан республикасы фольклор коллективлары катнашында концерт һәм «Милли хәзинә» Бөтенроссия талантлы яшьләр казанышлары конкурсы йомгаклары уздырылачак.
Теләге булган һәркем күргәзмәне карый алачак, анда «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре – 2025» конкурсында катнашучы һөнәрчеләрнең эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк. Шулай ук кунаклар өчен «Хоббидан бизнеска: нәрсә белү мөһим» дигән лекция оештыралар.
Чарага йомгакны бүләкләү тантанасында ясаячаклар, дип хәбәр итә ТР мәдәният министрлыгы.
Чараны үткәрү вакыты 10:00 дән 14:00 гә кадәр, керү ирекле.