Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.08.2022, 17:45

Милли мода, «Татар хатын-кызы дөньясы» һәм фэшн-уку: 30 нчы августта Кабан күле яр буенда «Милли кием» оештырыла

Шәһәр халкын маркет, кастом зонасы, экскурсияләр, мастер-класслар һәм чыгышлар көтә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче август). 30 нчы августта, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә, Түбән Кабан күле яр буенда «Милли кием» фестивале узачак. Казанлылар бәйрәмгә милли яки милли төсмерләрне чагылдарган киемнәрдә килә ала, аларга чулпы һәм билбау бүләк итәчәкләр. Чара үткәрелү сәбәпле Мәрҗани урамы җәяүлеләр урамына әйләнәчәк, бәйрәм программасы 13:00 сәгатьтә башлана.

Милли модага булган күзаллауны үзгәрткән дизайнерлар һәм брендлар продукциясе белән маркетта танышырга мөмкин булачак. Шулай ук бәйрәмдә кастом зонасы эшләячәк, анда казанлылар киемнәренә татар орнаментының яңа вариантын – лалә чәчәген төшерә алачак. Проектның авторы – Казан рәссамы һәм каллиграф Назим Исмәгыйлев. Моннан тыш, «Милли кием»гә килүчеләр өчен фуд-корт та оештырыла.

Шулай ук бәйрәм программасына «XIX-XX гасырлар чигендә татар хатын-кызы дөньясы» һәм «Татар ир-егете дөньясы» экскурсияләре дә кертелгән. Шулай итеп, ТР башкаласында яшәүчеләр киемнән кешенең статусын, яшен һәм дәрәҗәсен ничек билгеләүләрен белә алачак. Экскурсияләр 13:00 һәм 15:00 сәгатьтә Мәрҗани ур., 8 адресы буенча урнашкан рестораннан башлана.

13:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр бәйрәм мәйданчыгында мастер-класслар узачак. Күнчелек һәм туку буенча дәресләрне татар һөнәрләре мәктәбе үткәрәчәк. Чәк-чәк музее вәкилләре чокерларны ничек милли итеп булуы турында сөйләячәкләр.

19:30 сәгатьтә Галиәскәр Камалның легендар «Беренче театр» пьесасы буенча Айдар Җәббаров режиссерлыгында фэшн-уку башлана. Укуда артист һәм хореограф, «Алтын битлек» иясе Нурбәк Батулла, PR-менеджер һәм журналист Габделхәмит Гәрәев, рәссам Радик Мусин, блогер һәм стилист Алия Мифтахова, шулай ук автор-башкаручы Фәүзия катнашачак.

Бәйрәм ахырында шәһәр халкы алдында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оркестры чыгыш ясаячак. Шулай итеп, 17:00 сәгатьтә дөнья классикасы шедеврларын Stellart Trio коллективы уйнаячак, ә 18:00 сәгатьтә фестиваль кунакларына «Театр & Музыка. Яхин» дигән спектакль күрсәтеләчәк. 19:00 сәгатьтә фортепиано концерты узачак, ә 20:15 сәгатьтә Show Electra тамаша-программасы старт алачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясендә

Барлык яңалыклар