В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чаралар Кремль яр буенда һәм Иске Татар бистәсендә узачак
Фото: Денис Гордийко
Мәсәлән, 13:00 сәгатьтә Кремль яр буенда бәйрәм башланачак, биредә зурлар һәм балалар өчен сәхнә эшләячәк. Теләге булган һәркем милли ризыкларны татып карый алачак – фестиваль партнерлары мең кунакны өчпочмак белән сыйлаячак. Яр буенда җирле осталарның продукциясе белән ярминкә, хәләл-маркет оештырылачак. Теләге булган һәркем мастер-классларда һәм интерактивларда катнаша алачак. Аниматорлар бәйрәмнең нәни кунакларының күңелен ачачак.
Моннан тыш, ТР Милли китапханәсендә 12:30 сәгатьтә китап фестивале ачылачак. Ул лекцияләр, бушлай тел һәм иҗади мастер-класслар белән озата барылачак. Тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин.
Иске Татар бистәсендә бәйрәм 13:00 сәгатьтә башлана. Каюм Насыйри җәяүлеләр урамында Мингол Галиев, Ильяс Халиков, Руслан Мәҗитов, АИДА, Дилә Нигъмәтуллина, Анзор Нәбиуллин, «Just Brass» тынлы бандасы һәм башкалар чыгыш ясаячак. Шулай ук мәйданчыкта милли аксессуарлар ясау буенча мастер-класс узачак, хәләл-маркет һәм милли ризыклар белән фуд-корт оештырылачак.
Бәйрәмнең төп сәхнәсендә Казан кунакханәләренең берсендә ике кешелек номер уйнатылачак. «Ураза-бәйрәм» темасына ясалган рәсем өчен балаларга бүләкләр тапшырылачак, шулай ук нәни кунаклар ураза-квестта катнаша алачак.
Исегезгә төшерәбез, ТР рәисе указы нигезендә, 10 нчы апрель республикада эшләми торган бәйрәм көне булып тора. Маршрутлары мәчетләр аша үтә торган Казан җәмәгать транспорты 5:00 сәгатьтә йөрергә тотыначак. Мәчетләрдә бәйрәм чаралары 6:30 да Коръән укудан башланачак.