В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылар китап укучылар билетын рәсмиләштерә, китапны өйгә алып кайта яки китапханә залларында укый алачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче март). 20-нче марттан Татарстан Милли китапханәсе китаплар бирүне яңарта. Казанлылар китап укучылар билетын рәсмиләштерә, китапны өйгә алып кайта яки китапханә залларында укый алачак.
Китап бирү башланыр алдыннан укучылар өчен бай программа әзерләнгән: китапханә буенча экскурсияләр, мастер-класслар, кинокүрсәтүләр һәм хәтта шигъри батл, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәте. Чараларның тулы программасы белән танышырга һәм түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин.
ТР Милли китапханәсе Пушкин урамы, 86 адресы буенча урнашкан. 20-нче марттан ул 9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.