В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Учреждение 9:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр ачык булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь). Бүгенге көннән ТР Милли китапханәсе яңа эш режимына күчә. Ул 9:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр ачык булачак.
Һәр айның соңгы дүшәмбесе санитар көн булып тора, бу көнне китап заллары эшләми, дип хәбәр ителә китапханәнең Instagram дагы аккаунтында.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе капиталь ремонт ясалган милли-мәдәни үзәк бинасына узган ел күчкән иде. Китапханә бердәм мәдәни киңлек форматына ия, анда күргәзмә һәм белем бирү мәйданчыклары, коворкинг, уен һәм ял зоналары бар. Шулай ук сирәк һәм борынгы китап фондларын саклау һәм реставрацияләү өчен шартлар булдырылган. Китапханә турында тулырак материалда укыгыз.