В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы террасада чаралар оештыруда һәм социаль челтәрләрдә контент булдыруда ярдәм итә алачак.
Фото: Денис Гордийко
Волонтерлар мәдәни учреждениедә эшләү тәҗрибәсен алачак, фикердәшләре белән танышачак, үз идеяләрен һәм проектларын тормышка ашыра алачак. Моннан тыш, аларның китапханәдә үткәрелә торган чараларда бушлай катнашу мөмкинлеге дә булачак.
Төп таләп – волонтерлар 16 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш. Китапханә волонтерлык хәрәкәтенә кушылу өчен, чатка сылтама буенча керергә кирәк. Анда гомуми җыелыш турында мәгълүмат бастырылачак, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсенең матбугат хезмәте.