В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халык санын алу бөтен ил территориясендә 2020 елның 1-31-нче октябрендә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче ноябрь, Алена Мирошниченко). 2020 елның 1-нче октябрендә Россия Федерациясе территориясендә Бөтенроссия халык санын алу башлана. Аны үткәрүгә Татарстан Республикасында федераль бюджеттан 60 млн. сум күләмендә субвенция керәчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина хәбәр итте.
«2020 елгы халык санын алу, күп яктан, уникаль булачак. Төп игътибар яңа технологияләр куллануга биреләчәк: республика халкының Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль рәвештә тутыруы, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә (КФҮ) исәпкә алу узу, шулай ук исәпкә алучыларның кәгазь бланклар урынына планшетлар куллану мөмкинлекләре бар. Яңалыклар аркасында халык санын алу процессы тагын да уңайлырак булачак», – дип ассызыклады Н.Гатауллина.
2020 елның 1-25-нче октябрендә идентификацияләү һәм аутентификацияләүнең бердәм системасында (ЕСИА) хисап язмасы булган һәр кеше «Дәүләт хезмәтләре» порталында интернет-исәпкә алуны мөстәкыйль рәвештә уза алачак. Шул ук вакытта электрон исәпкә алу кәгазен үзеңә генә түгел, гаилә әгъзаларына да тутырырга мөмкин. Интернет-исәпкә алуны күпфункцияле үзәктә дә узарга мөмкин, анда интернеты булган кунак компьютерларыннан файдаланырга була. Онлайн-җанисәпнең һәр катнашучысы цифрлы код алачак - ул исәпкә алу узганлыкны раслау, соңрак аны исәпкә алучыларга атау өчен кирәк булачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алар халыкны сораштыруга соңрак - 4-нче октябрьдә керешәчәк. Алар халык санын алуны илебезнең операция платформасында планшет компьютерлар ярдәмендә үткәрәчәк. «Исәпкә алу битләренең кәгазь формалары мәгълүмат җыюның резерв ысулы буларак та, бердәнбер ысул буларак та кулланыла ала», – дип өстәде спикер.
Моннан тыш, исәпкә алу чорында, 1-нче октябрьдән 31-нче октябрьгә кадәр, стационар участоклар эшләячәк, исәпкә алуга анда да кушылырга мөмкин булачак.
Хәзерге вакытта халык санын алуның мәгълүмат базасы формалаша – йортларның адреслары исемлеге актуальләшә, административ-территориаль берәмлекләр һәм муниципаль берәмлекләрнең исемлекләре һәм чикләре аныклана, дип хәбәр итте журналистларга Н.Гатауллина. «Исәпкә алучыларның эш сыйфаты да, халыкны исәпкә алуның тулылыгы да торак пунктларның адреслы хуҗалыгы торышына бәйле», – дип ассызыклады спикер. Шулай итеп, үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча йортларда 60 меңнән артык номерлы билгеләрне урнаштыру яисә алыштыру кирәклеге ачыкланды, бу йортларның гомуми санының 10%-тан кимрәк өлешен тәшкил итә.
Йорт адреслары исемлеген актуальләштерү барышында алынган мәгълүмат 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү планын эшләү өчен нигез булып тора. Ул бер исәпкә алучыга билгеләнгән йөкләнештән чыгып, территорияне хисап һәм исәпкә алу участокларына бүлүдән гыйбарәт.
Мәгълүматлар җыю тәмамланганнан соң, 28-31-нче октябрь көннәрендә, исәпкә алуның тулылыгы өчен, республика биналарының 10%-ында кабат тикшерү үткәреләчәк. Бу этап халыкны исәпләүдә төшеп калуларны яисә ике тапкыр исәпкә алынуларны булдырмаска мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итте Татарстанстат җитәкчесе.
«Республика исәпкә алу составын элемтә җиһазлары, хәрәкәт итү чаралары һәм җиһазлары булган биналар белән тәэмин итүгә 60 млн. сум күләмендә субвенция алачак. Исәпкә алучыларның хезмәт хакы соңрак формалашачак штатка бәйле булачак. Алдан алынган бәяләүләр буенча, моңа 300 млн сум акча тотылачак», – дип хәбәр итте Н.Гатауллина.
«Халык санын исәпкә алу - ул халык саны, йорт хуҗалыклары составы, никахта тору, белем дәрәҗәсе, милли состав һәм башкалар турында уникаль мәгълүмат чыганагы», - диде ул. Алынган мәгълүматлар нигезендә илнең социаль-икътисади үсеш программасы формалашачак.
Исегезгә төшерәбез, алдагы халык санын алу Россиядә 2010 елда үткәрелгән иде. Аның нәтиҗәләре буенча, ул вакытта Казанда 1 млн 143 мең 535 кеше яшәгән, шуларның 635 мең 152-се - хатын-кыз һәм 508 мең 383-е - ир-ат. Тулаем республикада җанисәп нәтиҗәләре буенча 3 млн 786 мең 488 кеше теркәлгән, алар арасында 2 млн 38 мең 45 хатын-кыз һәм 1 млн 748 мең 443 ир-ат.
Татарстанстат мәгълүматларына караганда, республикада бөтен Россия Федерациясе халкының 2,7%-ы яши. 2019 ел башына Татарстан халкы 3 млн 898,6 мең кеше тәшкил иткән, шуларның 76,9%-ы – шәһәр халкы, 23,1%-ы – авыл халкы.