Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.02.2019, 14:51

2018 елда Казан халкы 1 млн 251 мең кеше тәшкил итте

Казанлыларның 21% - 16 яшькә кадәрге балалар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). Балалар туу һәм халыкның читтән килүе аркасында 2018 елда Татарстан башкаласы халкы 1 млн 251 мең кеше тәшкил итте, шуларның 21% – 16 яшькә кадәр балалар. Демографик казанышлар турында бүген Казан шәһәре Думасының хисап сессиясе эше барышында Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

Туучылар санының үлүчеләр санынан 1,6 тапкыр артып китүе Казанны тотрыклы үсеп килүче шәһәрләр рәтенә кертергә мөмкинлек бирде. Идел буе федераль округы шәһәрләре арасында Татарстан башкаласы бу күрсәткеч буенча лидер булып тора, ә миллионлы шәһәрләр рейтингында Казан 1000 кешегә исәпләнгән туучылар саны буенча алда бара, дип хәбәр итте Мэр.

"Казан елдан-ел уңайлырак шәһәргә әверелә бара - бездә балалар бакчалары да, мәктәпләр дә, югары уку йортлары да, сәламәтлек саклау объектлары да, карьера һәм мәдәни үсеш өчен мөмкинлекләр дә бар. Шуның аркасында казанлылар киләчәккә ышанычлы карыйлар, гаилә коралар һәм балалар тудыралар", – дип билгеләде шәһәр башлыгы.

Узган ел Казанда 21 меңнән артык бала туган. Балалар туу аз булуга карамастан, бүген Казанда 2000 елга караганда 2,3 тапкыр күбрәк туа. Исегезгә төшерәбез, 1994 елдан 1998 елга кадәр шәһәрдә ел саен ун меңнән артык бала туган. 20 ел элек Казанда 9 меңнән кимрәк бала туганда туучылар санының тарихи минимумы теркәлгән. 2000-нче еллар башыннан гына да туучылар саны арта башлаган. Ә 2010 елдан башлап җиде ел дәвамында Казан демографик рекорд куйды.

"Хәзер туксанынчы буынның аз санлы вәкилләре әниләр һәм әтиләр булалар. Нәкъ менә шуңа күрә соңгы 2 елда без шәһәрдә туучылар санының кимүен күзәтәбез", - дип аңлатты шәһәр башлыгы.

Соңгы берничә ел дәвамында туу структурасы икенче һәм аннан соңгы балаларны арттыру ягына үзгәрә, ә элек күпчелекне беренче балалар тәшкил итә иде.

"Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында барлык кешеләр өчен дә уртак бурыч билгеләде – 2023-2024 елларга халыкның табигый үсешенә ирешү. Аналык, балачак һәм гаилә институты ярдәме белән бу бурычны без дә хәл итәрбез дип ышанам", – дип нәтиҗә ясады Мэр.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының XXXII хисап сессиясе, 26.02.2019
Видеорепортаж
26.02.2019 13:30
Казан шәһәре Думасының XXXII сессиясендә Казан Мэрының хисабы, 26.02.2019
Барлык яңалыклар