Агымдагы елның 7 аенда шәһәрнең административ комиссияләре 161 млн сумнан артык суммага штраф салганнар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы август). Агымдагы елның 7 аенда Казанның административ комиссияләре административ хокук бозулар турында 37 мең 442 карар чыгарган. Хокук бозучыларга 161 млн. 388 мең 400 сумлык штраф салынган.
Контроль органнары иң күп карарларны ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.16 «Түләүле муниципаль парковкада (парковка урыннарында) транспорт чараларын урнаштырган өчен түләмәү» маддәсе буенча чыгарган - 23 мең 519 беркетмә, 57 млн 127 мең 500 сумлык штраф.
«Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү муниципаль кагыйдәләрен бозган өчен» (Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 3.6 маддәсе ) 2 мең 985 карар чыгарылган һәм 77 млн 855 мең сумлык штраф салынган.
3 мең 403 материал «Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу» 3.2 маддәсе буенча төзелгән, салынган штрафлар суммасы 4 млн 336 мең 300 сум тәшкил иткән. Тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен бозган өчен (Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 3.5 маддәсе) 2 млн 262 мең сумлык 1 мең 522 карар чыгарылган.
ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексның «Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актларын үтәмәү» турындагы 2.6 маддәсе буенча 507 карар чыгарылган. Бу маддә буенча салынган штрафларның суммасы 5 млн 526 мең 700 сум тәшкил иткән.