В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төп чыршы шәһәрчеге 24 декабрьдә ачылачак
«Казан» гаилә үзәге территориясе гадәттәгечә яңа ел чараларын уздыруның төп мәйданчыгына әвереләчәк. Шәһәр халкын һәм кунакларны халык караокесы, флешмоблы чыршы шәһәрчеге ачылу, спектакльләр күрсәтү һәм бәйрәм концертлары көтә. Барлык чараларга керү ирекле. Вакыйгалар программасын мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә игълан итте.
Төп чыршы шәһәрчеге 24 декабрьдә ачыла. Чарада флешмоб оештырылачак, аңа теләгән һәркем кушыла ала. Катнашучыларны җыю 17:30 сәгатьтә «Фестиваль» бульварында «Кәҗә бистәсе» метро станциясенә керү урынында башлана. Халыкка ачык төстәге киемдә килергә һәм үзләре белән ак төсле чыршы уенчыгы алырга киңәш итәләр. Эшләнмәне ясау буенча мастер-класс видеоролигын «Казан мәдәнияте» телеграм-каналында урнаштырачаклар. Иң якты образларны тудыручылар бүләк алачак. Моның өчен фотографияне телеграм-каналга куярга кирәк булачак.
«Флешмоб «Ак елан» татар риваяте мотивлары буенча оештырылган һәм 2025 ел символына ишарә ясый. Ак елан кешене ярата һәм яклый, аны куркыныч турында кисәтә һәм аңа ярдәм итә», – дип аңлатты Азат Абзалов.
Чыршы шәһәрчеген ачу «Яңа ел офлайн» концепциясендә узачак. Программада – Кыш Бабай һәм Кар кызы катнашуы, «Джаст Браз» тынлы коллективы, Казан шәһәр филармониясе солистлары, Татарстанның атказанган артисты Анастасия Макарова һәм «Амурус» төркеме чыгышы, шулай ук «Ноу Хау» барабан тамашасы.
Чыршы шәһәрчекләре Казанның барлык районнарында да ачылачак. Аларның иллюминациясе каникулларда бер режим буенча – 22:00 гә кадәр, ә Яңа ел төнендә – 3:00 гә кадәр эшләячәк.
Үзәк чыршы шәһәрчекләрен ачу җәдвәле (үзгәрешләр булырга мөмкин)
Вахитов һәм Идел буе районнары:
Иске Татар бистәсе – 20 декабрь, 15:45 сәг.;
Филармония янындагы сквер– 20 декабрь, 16:00 сәг.;
«Калейдоскоп» паркы – 23 декабрь, 16:00 сәг.
Совет районы:
Дербышки бистәсендәге Мир урамындагы сквер – 21 декабрь, 16:00 сәг.;
«Арт-центр» сәүдә үзәге янында – 25 декабрь, 18:00 сәг.;
ТР төзелеш тармагы барлыкка килүнең 100 еллыгы скверы – 24 декабрь,18:00 сәг.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары:
«Крылья Советов» паркы – 23 декабрь, 18:00 сәг.;
«Континент» паркы – 23 декабрь, 18:00 сәг.
Киров һәм Мәскәү районнары:
«Наратлык» паркы – 24 декабрь, 17:30 сәг.;
Серов урамындагы бульвар – 25 декабрь, 18:30 сәг.;
Балыкчы бакчасы – 26 декабрь, 19:30 сәг.
«Казан» гаилә үзәге янында яңа ел төнендә дә бәйрәмчә күмәк күңел ачу булачак. Биредә Россия президенты Владимир Путин һәм Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның котлаулары яңгыраячак. Яңа ел шлягерларын һәм популяр җырларны казанлылар белән бергә иҗат коллективлары һәм яшьләр төркемнәре башкарачак. Программа халык караокесы форматында 1 гыйнварда 2:00 гә кадәр дәвам итәчәк, ә 3:00 гә кадәр фонда музыка уйнаячак.
1 гыйнвардан 6 гыйнварга кадәр үзәк чыршы шәһәрчегендә «Театр Яңа елы» проекты чаралары узачак. Башлану вакыты – 17:00. 1 гыйнварда тимер юлчылар мәдәният йорты «Щелкунчик» спектаклен күрсәтәчәк, ә музыка өчен «Городские пижоны» кавер төркеме җавап бирәчәк. 2 гыйнварда «Оперение» студиясе «Бремен музыкантлары» куелышын тәкъдим итәчәк, шуннан соң сетларны Scratch Dj School укучылары уйнаячак. 3 гыйнварда Вознесенское торак массивы мәдәният йорты труппасы башкаруында «Яңа ел уенчыклары» спектаклен карарга мөмкин булачак. Шул ук көнне халык алдында «Пати-плэй» кавер төркеме чыгыш ясаячак.
4 гыйнварда казанлыларны «Апуш» студиясенең «Бозны эреткән йөрәк» спектакленә, Илгиз Шәйхразиев һәм Malsi Music концертына чакыралар. 5 гыйнварда «Яңа ел офлайн» спектаклен С.Сәет-Галиев исемендәге мәдәният йортында күрсәтәчәкләр. Бу көнне сәхнәдә Казан шәһәр филармониясе артистлары һәм Дмитрий Железнов җитәкчелегендәге малайлар капелласы чыгыш ясаячак. Чаралар сериясе 6 гыйнварда тимер юлчылар мәдәният йортының «Үткәнгә тәрәзә» спектакле һәм «Красная горка» коллективы концерты белән тәмамланачак. Шул ук кичне тамашачылар өчен интерактив уеннар оештыралар. 13 гыйнварда иске Яңа ел бәйрәме Казан шәһәр филармониясе артистлары белән бергә узачак.
Шулай ук шәһәр урамнары буйлап 1 гыйнвардан 5 гыйнварга кадәр «Елан сәяхәте» DJ-фургоны узачак. Ул Бауман урамындагы «Сәгать» монументы янында, «Мега» сәүдә үзәге янында, Дәрвишләр бистәсендәге Мир урамындагы скверда, Салават күпере һәм «Калейдоскоп» торак районы паркларында тукталачак. Фургонны көн саен 15:30 сәгатьтә күрергә мөмкин булачак. Һәр локациядә интерактив спектакльләр күрсәтәчәкләр, ә фургон түбәсендә диджей Яңа ел сетларын уйнаячак. «Бүләкләр уйнату планлаштырылган. Катнашу өчен Ак елан әкияти персонажы белән фотога төшәргә һәм фотоны «Казан мәдәнияте» телеграм-каналында шәрехләргә (комментарийлар) урнаштырырга кирәк, – дип сөйләде спикер.
Казан Кремлендә дә кышкы әкияти атмосфера тудырачаклар. Яңа ел программасы Губернатор сарае ишегалдында һәм Туп сарае ишегалдында планлаштырылган. Ярминкәнең эш режимы: 25-30 декабрьдә – 10:00 дән 22:00 гә кадәр; 31 декабрьдә – 10:00 дән 21:00 гә кадәр; 1-13 гыйнварда – 10:00 дән 22: 00 гә кадәр.
Исегезгә төшерәбез, бәйрәм көннәрендә шәһәрнең 28 җәмәгать урынында 106 чара оештырыла. Халык һәм туристлар өчен театральләштерелгән тамашалар, музыкаль кичәләр һәм бию кичәләре, орнитологик йөреп кайтулар, мастер-класслар һәм башкалар әзерләнде. Яңа елны гадәттәгечә халык «Черек күл» паркы бозында каршы ала алачак. Барлык теләүчеләрне ил һәм төбәк башлыклары трансляциясе белән бәйрәм программасы көтәчәк.