В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәнгать училищесында «Масленица блинная, народная, старинная» узачак, керү ирекле
Халык традицияләре бәйрәме иртәгә, 1 мартта, Н.И.Фешин исемендәге сәнгать училищесында узачак. Казан епархиясенең мәдәният бүлеге оештырган чара рус мәдәнияте һәм фольклоры дөньясына чын сәяхәт булырга вәгъдә итә.
Кунакларны бай программа: «Петрушкин двор», «Голубица» һәм «Кумушки» фольклор коллективлары, шулай ук Мари Элдан «Шыжарвлä» («Сестрички») гөсләчеләр ансамбле чыгышлары көтә. Сәнгать училищесы фондларыннан декоратив-гамәли сәнгать картиналары һәм әсәрләре күргәзмәсе эшләячәк. Кул эшләре яратучылар һөнәрчелек продукциясе ярминкәсенә килә алачак.
Традицион Май чабу сыйлары – коймак һәм хуш исле чәй – бәйрәмгә күңелле өстәмә булачак. Моннан тыш, чара кысаларында епархия коймак конкурсы узачак: эксперт жюри төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләячәк.
Бәйрәм 13:00 сәгатьтә Карл Маркс ур., 70/10 адресы буенча башлана. Керү барлык теләүчеләр өчен дә ирекле, дип хәбәр иттеләр Казан епархиясе матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, алдагы ялларда Татарстан башкаласының тагын берничә мәйданчыгында Май чабу күңел ачулары булачак. 1 һәм 2 мартта шәһәр халкы музыкаль-театральләштерелгән тамашалар карый, уеннарда катнаша яки коймак һәм чәй белән сыйлана алачак.